"Квартирант керттем әле": №4 - Әдилә Садыйкова (+ФОТО)

"Квартирант керттем әле": №4 - Әдилә Садыйкова (+ФОТО)
Балтаси.ру сайты ZoorZoom, “Балтаси – гордской портал” төркемнәре белән берлектә фото-бәйге игълан итә!
Урамда яз, карлар эри, кояш көлә һәм... җылы яклардан сыерчыклар кайта! Ә аларның кайтышына Сез әзерме? Әзер булсагыз, үзегезнең сыерчык оясын фотога төшереп, конкурска җибәрегез! “Квартирант керттем әле” дип исемләнгән конкурс 22 апрельгә кадәр дәвам итәчәк!

Яңгул авылы да конкурска кушылды. Безгә кошларга дип әзерләнгән матур ояның тагын бер фотосурәте килеп иреште. Әлеге ояның хуҗасы — Әдилә Садыйкова. Ул №4 саны астында конкурска теркәлде. Әгәр Сезгә аның оясы ошаса, тиздән башланачак тавыш бирүдә катнашырга онытмагыз.

"Квартирант керттем әле": №4 - Әдилә Садыйкова (+ФОТО) фото 2

Конкурсның шартлары:

  • 27 марттан алып, 8 апрельгә кадәр фотоларыгызны “Балтаси – городской портал” төркеменә кереп, “Предложить новость” бүлегенә яки mail@baltasi.ru электрон адресына “Квартирант керттем әле” дип язып, исем-фамилия, кайдан булуыгызны күрсәтеп җибәрергә кирәк;
  • 9 нчы апрельдән — 22 сенә кадәр Балтаси.ру сайтында тавыш бирү булачак!
  • Җиңүчеләрне бүләкләү – 23 апрельдә!
  • Фотоларның оригиналь, кызыклы булуы кармага +5 балл өсти.
Бер, ике, өч… Башладык! Сезнең “квартирант”ларны күрергә без әзер!

30 марта 2017, 13:22
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 496
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)