"Квартирант керттем әле": №2 - Максим Тарасов (+ФОТО)

"Квартирант керттем әле": №2 - Максим Тарасов (+ФОТО)
Балтаси.ру сайты ZoorZoom, “Балтаси – гордской портал” төркемнәре белән берлектә фото-бәйге игълан итә!
Урамда яз, карлар эри, кояш көлә һәм... җылы яклардан сыерчыклар кайта! Ә аларның кайтышына Сез әзерме? Әзер булсагыз, үзегезнең сыерчык оясын фотога төшереп, конкурска җибәрегез! “Квартирант керттем әле” дип исемләнгән конкурс 22 апрельгә кадәр дәвам итәчәк!

Конкурска әкренләп фотоматериаллар килә башлады. №2 — Кече Лызи авылыннан Максим Тарасов. Ул «квартирант»ларны бик зурлап каршы алмакчы: әнә нинди хикмәтле оя ясап куйган! Әлегә аның эше белән таныша торыгыз, ошатсагыз, тиздән тавыш бирү ачылачак, шунда аны бәяләрсез.

"Квартирант керттем әле": №2 - Максим Тарасов (+ФОТО) фото 2
"Квартирант керттем әле": №2 - Максим Тарасов (+ФОТО) фото 3
"Квартирант керттем әле": №2 - Максим Тарасов (+ФОТО) фото 4
"Квартирант керттем әле": №2 - Максим Тарасов (+ФОТО) фото 5

Конкурсның шартлары:

  • 27 марттан алып, 8 апрельгә кадәр фотоларыгызны “Балтаси – городской портал” төркеменә кереп, “Предложить новость” бүлегенә яки mail@baltasi.ru электрон адресына “Квартирант керттем әле” дип язып, исем-фамилия, кайдан булуыгызны күрсәтеп җибәрергә кирәк;
  • 9 нчы апрельдән — 22 сенә кадәр Балтаси.ру сайтында тавыш бирү булачак!
  • Җиңүчеләрне бүләкләү – 23 апрельдә!
  • Фотоларның оригиналь, кызыклы булуы кармага +5 балл өсти.
Бер, ике, өч… Башладык! Сезнең “квартирант”ларны күрергә без әзер!

29 марта 2017, 14:15
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 759
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)