“Дәүләт телендә белем бирү буенча иң яхшы эш тәҗрибәсе” конкурсы (+ФОТО)

“Дәүләт телендә белем бирү буенча иң яхшы эш тәҗрибәсе” конкурсы (+ФОТО)
Бүген районыбызда Татарстан республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы игълан иткән “Дәүләт телендә белем бирү буенча иң яхшы эш тәҗрибәсе” конкурсының комиссиясе мәктәпләрнең шушы юнәлеш буенча эшләрен тикшерә.

Әлеге конкурста республика буенча җиңгән 10 мәктәп 1 000 000 сум грантка лаек булачак. Балтач районнынан 3 мәктәп конкурста катнашу өчен гариза бирде — Нөнәгәр, Борбаш мәктәпләре, Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе.
Белем бирү оешмаларының эшчәнлеге түбәндәге критерийлар нигезендә бәяләнә:
— Дәреслекләрнең, укыту-методик әсбапларның татар телендә булуы
— Педагогларның ике дәүләт телен дә белүләре
— Төп дәүләт имтиханнарын татар телендә бирүче укучылар саны
— Республика олимпиадалары нәтиҗәләре
— “Илһам”, “Туган тел”, Бөтенрәсәй татар теле һәм әдәбияты укытучылары конкурслары нәтиҗәләре
— Укучыларның татар һәм рус телләрен белүләре
— Кабинетларның җиһазланышы
— Авторлык программаларын куллану, эшләү, методик эшләнмәләр чыгару
— Укыту программасында милли-региональ өлешнең үтәлеше һ.б.
Катнашучы мәктәпләребезгә уңышлар теләп калабыз.

“Дәүләт телендә белем бирү буенча иң яхшы эш тәҗрибәсе” конкурсы (+ФОТО) фото 2
“Дәүләт телендә белем бирү буенча иң яхшы эш тәҗрибәсе” конкурсы (+ФОТО) фото 3
“Дәүләт телендә белем бирү буенча иң яхшы эш тәҗрибәсе” конкурсы (+ФОТО) фото 4
“Дәүләт телендә белем бирү буенча иң яхшы эш тәҗрибәсе” конкурсы (+ФОТО) фото 5
“Дәүләт телендә белем бирү буенча иң яхшы эш тәҗрибәсе” конкурсы (+ФОТО) фото 6
13 апреля 2017, 16:03
Автор: МКУ "Управление образования Балтасинского РИК"
Просмотров: 367
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)