Татфондбанк 2000ләп кертемчесен 4 миллиардка якын акчадан мәхрүм иткән

Татфондбанк 2000ләп кертемчесен 4 миллиардка якын акчадан мәхрүм иткән
Татфондбанкның 2000ләп кертемчесе ярык тагарак янында калган. Аларны ялган белән, Татфондбанкның бүлендек инвесткомпаниясе булган "ТФБ-Финанс"ның клиентлары итеп куйганнар.

Алар үзләренең алдануын соң гына аңлап алган. Банкка кертемләрен саклау срогын озайтырга килгән клиентларга башка счетка югарырак процент ставкасы белән күчерергә тәкъдим иткәннәр, страховка саклана диеп тә ышандырганнар. Нәтиҗәдә, хәзер страховка гамәлдә түгел, чөнки акчалар күчерелгән. Мондый тәкъдимне кертемнәре 1 миллионнан арткан кешеләргә генә ясаганнар, гомуми зыян 4 миллиардка якын.

11 января 2017, 13:25
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 452
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)