Тагын бер банк ябылган

Тагын бер банк ябылган
Узган атнада гына "Татфондбанк" ябылу сәбәпле шаукым купкан иде. Чират "Интехбанк"ка җиткән.

«Интехбанк» клиентлар белән башкарыла торган барлык операцияләрен туктаткан (счет ачу/ябу, валюта алыштыру, түләүләр кабул итү һ.б.). Бу банк секторындагы кризис белән бәйле. Эшчәнлек әлеге хәлдән чыкканчы үз эшен яңартмаячак дип хәбәр итә банкның пресса хезмәте.

Моңарчы «Интехбанк»ның партнеры «Татфондбанк» банкротлыкка чыгу сәбәпле авыр хәлдә калуы хәбәр ителгән булган. Ул вакытта банк акча бирүгә лимит урнаштырган һәм мәсьәләне якын арада чишәргә вәгъдә биргән. Әмма киресенчә барлык хезмәтләрен туктаткан.

Берникадәр паузадан соң, бүген «Татфондбанк» эшли башлады. Анда озын чиратлар. Хәзерге вакытта һәркем акчаларын кайтару өчен борчыла.

19 декабря 2016, 12:10
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 837
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)