"Татфондбанк"ның соңгы көннәре

"Татфондбанк"ның соңгы көннәре
"Татфондбанк"ны клиентлар "штурмлый" башлаган. Анда акча бирү вакытлыча чикләнгән.

Хәзер банкоматлардан бер кеше бары 1000 сум, ә кассадан 10 мең сумга кадәр генә акча алырга мөмкин. Акчаларын сакларга салган кешеләргә исә 50 мең сум бирелә. Акча салдыруга менә шундый чикләүләр кертелгән.

Әлеге суммадан зуррак күләмдә акчасын кайтарырга теләүчеләргә алдан язылырга кирәк.

«Татфондбанк» «Ак Барс» банк белән кушылырга мөмкин дигән имеш-мимешләр йөри. Әмма бу имеш-мимешләрне «Ак Барс» банкы хезмәткәрләре кире каккан.

«Татфондбанк» түләүләр белән авырлыклар кичерүе билгеле. Аны сәламәтләндерү өчен 120 млрдка якын акча кирәк.

13 декабря 2016, 12:11
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 962
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)