Балтачта кайда яхшы хезмәт хакы алалар?

Балтачта кайда яхшы хезмәт хакы алалар?
Татарстанстат мәгълүматларына караганда, республика буенча агымдагы елның 8 аенда уртача хезмәт хакы 29,7 мең сум тәшкил иткән. Ә авыл хуҗалыгы тармагы буенча хезмәт хакы дәрәҗәсе республика буенча уртача акчаның 62 процентын – 18,4 мең сум тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Авыл хуҗалыгында иң югары хезмәт хакы Тукай районында, анда агросәнәгать комплексында эшләүчеләр 30,6 мең сум акча алалар: «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖендә – 34,7 мең сум, «Камский бекон» ҖЧҖендә – 32,3 мең сум.

Яшел Үзән районының “Майский” ТК” ҖЧҖендә бу күрсәткеч 35,4 мең сум тәшкил итә.

Югары технологияле комплекслар белән бергә республиканың түбәндәге хуҗалыкларында да түләнә торган хезмәт хакы начар түгел: Әлки районының «Хузангай» АХҖКында – 25,6 мең сум, Чүпрәле районының «Чынлы» ҖЧҖендә – 28,1 мең сум, Лаеш районының «Хәерби” ҖЧҖендә – 23,6 мең сум, Лениногорск районының “Лениногорск” АФ” ҖЧҖендә – 24,8 мең сум, Тәтешнең «Сафиуллов» КФХында – 28,1 мең сум, Әтнә районының «Шахтер» ҖЧҖендә – 25,9 мең сум, «Тукай» ҖЧҖендә – 23 мең сум,Балтачның «Труд» ҖЧҖендә – 21,6 мең сум, “Татарстан” АХП” ҖЧҖендә – 23,8 мең сум, Әтнә муниципаль районының Ленин ис. АХҖКында – 24,5 мең сум, Кукмара муниципаль районының Вахитов ис. АХҖКында – 21,9 мең сум алып эшлиләр дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

26 октября 2016, 16:51
Источник: “Татар-информ”
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 1028
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)