Googleның яна смартфоннары Балтачта сатылмаячак

Googleның яна смартфоннары Балтачта сатылмаячак
Белгечләр фикеренчә, алар бөтенләй дә Россия базарында барлыкка килмәячәк икән.

Pixel һәм Pixel XL смартфоннарының презентациясе 4 нче октябрь көнне булган. Яңа смартфоннар Россия территориясендә сатылмауның төп сәбәпләренең берсе — Россиядә «Гугл стор» булмау. Компанияның бар эшчәнлеге «Гугл стор» белән тыгыз бәйләнештә булганга, алар үз продукцияләрен сатуга чыгара алмый. Аларга ярдәмгә килерлек дистрибьютерлар, безнеңчә әйтсәк — алыпсатарлар да әлегә табылмаган.

Яңа смартфоннар 5 илдә сатуга чыккан. Аларга якынча бәя — 649 доллар.

6 октября 2016, 14:52
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 446
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)