Балыкка Обама исеме бирмәкчеләр

Балыкка Обама исеме бирмәкчеләр
Американың Bishop Museum (Гавайя) галимнәре Тын океанда табылган яңа төр балыкка Барак Обама исеме бирмәкче.

Галимнәр, балык белән Обаманың охшашлыгы бар дип белдерә. Беренчесе, балыклар да, АКШ президенты да — Гавайяда дөньяга килгән. Икенчедән, яңа төр балыкларның кызыллы-зәңгәрле йөзгечләре Барак Обаманың сайлау алды кампаниясе логотибына охшаган икән.

АКШ президенты мондый яңалыкка уңай тәэсир иткән һәм аның исеме белән балыкларны атау дәрәҗә дип белдергән. Ул яңа төрнең фотоларын да күргән инде.

Галимнәр әлегә яңа төр балыкларны өйрәнә. Аларны ел дәвамында тәкъдим итмәкчеләр.

Фото:mir24net

3 сентября 2016, 19:51
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 430
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)