Мәчет ачылышына рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар!

Мәчет ачылышына рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар!
12 нче август көнне Балтач районы Яңа Салавыч авылында мәчет ачылышы узачак.

Әлеге мәчетне төзүдә бик күп кешеләрнең, авыл халкының көче керде. Нәтиҗәдә — Яңа Салавыч халкы мәчетле! Аның рәсми ачылышы 12 нче август көнне 10.30 минутка планлаштырыла. Әлеге чараны күрергә, тарихый мизгелдә катнашырга теләгән мөселман кардәшләребезне Яңа Салавыч авылында көтеп калабыз!

8 августа 2017, 11:10
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 353
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)