Иртәгә Мөселман балалар Сабантуена рәхим ит!

Иртәгә Мөселман балалар Сабантуена рәхим ит!
Әлеге Сабантуйның инде бер дистә елга якын тарихы бар. Җәлил хәзрәт Фазлыев аны башта авыл, аннан район, аннан республика күләменә менгерде. Хәзер әлеге бәйрәм региональ дәрәҗәдә уза.

Иңмөһиме — яулык һәм түбәтәйләрне онытмаска. Хатын-кызларның кыска итәк, ачык изүле күлмәкләр, шортиклар белән килмәве яхшы.

Сабантуе иртәгә иртәнге 10да башланачак. Ярышларда катнашырга теләгәннәрнең яше 18дән ким булырга тиеш. Җиңүчеләргә саллы бүләкләр әзерләнгән. Ат чабышлары да булачак. Бөрбаш авылында күрешкәнгә кадәр!

22 июля 2017, 20:49
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 335
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)