Питрау котлы булсын!

Питрау котлы булсын!
Җәмәгать, бүген 12 июль христианнарда Питрау бәйрәме.

Халык әйтеме болай ди: «Питрау үтә, җәй бетә». Чыннан да, җәйнең уртасын узганнан соң көннәр көзгә авыша башлый. Әнә бүген үк нинди һава торышы. Христиан дине буенча, Питрау — ул тормышның үлемнән өстенлеген күрсәтеп тора. Шуңа күрә бу көнне яхшы хис-кичерешләргә күмәргә, ачуланышкан кешеләргә дуслашырга һәм гаепләрне кичерергә тәкъдим ителә. Районыбызның христиан дине вәкилләрен әлеге матур бәйрәмнәре белән котлыйсыбыз килә! Тормышлар мул һәм җитеш, кайгы-хәсрәтләрсез булсын. Гүзәл Балтачыбызда дус һәм тату яшик!

12 июля 2017, 15:56
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 370
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)