Чутай мәчетенә ярдәм кирәк!

Чутай мәчетенә ярдәм кирәк!
Чутай авылы мәчете ачылганга да 15 ел вакыт узды. Иман йортының түбәсе, тәрәзәләре, ишекләре дә ремонт сорый башлады.

“Кызыл юл” җәмгыятенең игелекле рәисе Фердинант Хәйруллин түбәсен алыштырырга ярдәм итәчәге турында белдерде һәм менә, язгы эшләр башланганчы дип, җәмгыять осталары мәчетне төзекләндерү эшенә керештеләр, әмма төзекләндерәсе башка эшләр дә күп кала әле.


Хөрмәтле райондашлар! Мөхтәрәм авылдашлар! Чутай авылында туып-үскән, хәзерге вакытта төрле районнарда, ерак авылларда, чит төбәкләрдә гомер итүче газиз кардәшләр! Әлеге мөрәҗәгатебезне укып, сез дә кулдан килгәнчә ярдәм итә алсагыз, мәчет мәхәлләсе дә, авыл халкы да һәрбарчагызга чын күңелдән рәхмәтле булыр иде. Тамчыдан күл җыела диләр бит, аз суммада ярдәм итү дә мәчетебезне яңартуда зур роль уйнаячагына иманыбыз камил. Дөрес, авылдашлар ярдәме белән күпмедер акча туплый алдык, әмма бу кыйммәтчелек заманында ул сумма белән әллә ни алга китеп булмый. Рәхимле бәндәләрнең ярдәменә ихластан өметләнеп калабыз. Изге эшкә булышлык итүчеләрне Аллаһ ярдәменнән ташламасын!


Матди ярдәм җыю Чутай авылындагы «Чулпан» һәм «Хыял» кибетләрендә оештырыла.
Шулай ук Чутай мәчетенә ярдәмне 5469 6200 1629 5899 Сбербанк картасына күчерергә була. Карта Эльмира Р. исемендә.

Рашит ГАБДУЛЛИН,

Чутай авылы мәчетенең имам-хатыйбы.

20 марта 2017, 14:08
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 139
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)