"Телисеңме? Әйдә, киттек алайса!" - диде ул...

"Телисеңме? Әйдә, киттек алайса!" - диде ул...
Танышканда тәртипле генә кыз иде кебек, аннан гына чын йөзе ачылды. Кызларга җиткерәсем килә уй-фикеремне.

Ну, кызлар, нишләдегез сез, ә? Мин аптырыйм, нигә Сезнең кулыгыздагы телефоныгыз сездән күпкә акыллырак? Хәтта өстегезгә кигән туңыгызның җәнлеге дә, блин, сездән яхшырак фикерләгәндер. Әллә нишләдегез шунда, тәрбия бетте. Оятсызландыгыз, муенга менеп утырдыгыз!

Ике-өч ай элек бер чибәр кызны Казаннан утыртып алып кайттым. Ошаттым. Аралаша башладык. Егете юк икән, кич чыгарга ризалашты. Күрештек. Барысы да матур сценарий буенча башланды: кичләрен урамда йөрибез, шоколад-бүләкләр алып киләм, чәчәген дә ара-тирә биргәлим. Мөнәсәбәтләрне шунда ук караватка җиткерәсе килмәде, эш үбешүдән узмады. Туган көненә айфонын да алып бирдем, хәзер бит модага керде. Ул да миңа салкын түгел иде кебек, гел шалтыратып, хәбәрләшеп тора, смслар яза… Шактый интим смслар да яза башлады берзаман.

Бер кичтә кочагыма кереп сарылды, кофтасының замогын чишә башлады. «Телисеңме?» — ди бу миңа. Юк. мин нормальный ир-ат, әйе, телим, ләкин минем кебек аны теләүчеләр күпме булгандыр да, күпмесе теләген канәгатьләндергәндер! Ни дисәләр дә, андый «чакыру» ир-аттан булырга тиештер, минемчә. Хатын-кызга килешле түгел… Уңайсыз булса да, кире кактым һәм аерылыштык.

Ә ул минем турында «зәңгәр» дип сүз чыгарды!

Кызлаааааар, миңа оят кайчакта сезнең өчен. Соң бер-ике ай таныш кешегә андй нәрсә тәкъдим итү нормальномы инде ул? Дуралар сез! Арагызда миңа дигән бер юньлесе дә бардыр, кайчан табылыр белмим…

2 марта 2017, 15:34
Автор: Азат
Просмотров: 387
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)