Джеки Чанга "Оскар" бирәчәкләр

Джеки Чанга "Оскар" бирәчәкләр
Джеки Чан бу зурлауга, һичшиксез, лаек!

Кытай һәм Гонконг актеры Джеки Чан кинематограф өлкәсенә керткән өлеше һәм тырышлыгы өчен «Оскар» премиясенә лаек дип табылган. Әлеге мактаулы премияне ул 12 нче ноябрь көнне алачак.

Джеки Чан 100дән артык фильмда төшкән, ул — дөньяда иң популяр булган боевик актерларының берсе. Аңа популярлык китергән фильмнар дип «Пьяный мастер», «Змея в тени орла», «Доспехи бога», «Час пик», «Вокруг света за 80 дней» кебек фильмнарны атарга була. Актер комедия һәм боевикларда төшәргә ярата, сугыш хәрәкәтләрен дә үзе башкара.

Бүгенге көндә Джеки Чанга 62 яшь.

Фото: bzfilm.com

2 сентября 2016, 13:53
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 417
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)