Балтачка Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре килә

Балтачка Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре килә
2-6 август көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узачак. Әлеге дөньякүләм әһәмиятле зур вакыйга кысаларында, 5 август көнне Балтачыбызга Россиянең төрле регионнарыннан һәм чит төбәкләрдән 130лап делегат килү көтелә.

Бертөркем милләттәшләрне районыбыз белән таныштыру максатыннан, Сабантуй паркына, үзәк мәчеткә, бистәнең 5нче номерлы балалар бакчасына, «Балтач» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә, Чепьядагы «Халыклар дуслыгы» музеена эшлекле сәфәрләр үткәрү планлаштырыла. Шулай ук районның социаль-икътисади үсешен чагылдырган күргәзмә, күп милләтле район буларак, фольклор һәм үзешчән сәнгать коллективлары чыгышлары тәкъдим ителәчәк.


Конгресс вәкилләрен кабул итү өчен бүгенге көннәрдә районда зур әзерлек эшләре бара. Милләттәшләребез Балтачтан канәгать булып, уңай тәэсирләр алып китәрлек булсын өчен оешма һәм учреждение хезмәткәрләреннән зур тырышлык таләп ителә. Моның өчен әлбәттә беренче чиратта, чисталык мәсьәләсе тора. Район хакимияте һәм башкарма комитеты җитәкчелеге тарафыннан, җирлекләрдә әйләнә-тирәне, авыл эчендәге урам буйларын, олы юл кырыйларын, җәмәгать урыннарын тәртипкә китерү, чүп үләннәреннән арындыру бурычы куелды.

Балтачка Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре килә фото 2
2 августа 2017, 10:01
Источник: Рәсми Балтач
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 131
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)