Балтачта җомга көнне ӘРӘПӘ җыю була. Бүләкләрегезне әзерли торыгыз! (+ФОТО)

Балтачта җомга көнне ӘРӘПӘ җыю була. Бүләкләрегезне әзерли торыгыз! (+ФОТО)
23 июнь - җомга көнне Балтач бистәсендә 18.00 сәгатьтә ӘРӘПӘ җыю башланып китә. Әрәпә җыюда катнашучылар иң элек район мәдәният үзәге янындагы мәйданга җыелып, район башкарма комитеты җитәкчелегенең хәер-фатихасын алып, бистә урамнары буйлап таралачак.
Сабантуйга бирнә, бүләк җыюны безнең Балтач якларында матур һәм үзенә күрә бер кабатланмас исем белән Әрәпә җыю дип атыйлар. Бу безнең бер миллилегебезне, гореф-гадәтебезне күрсәтә.

Әрәрпә җыю — бер күңелле күренеш, урам буйлап бизәлгән атларга утырган яшьләр, бала-чага, колгалар күтәргән милли киемнәрдән киенгән егет-кызлар гармун моңнарына кушылып җырлар җырлап үтәләр.

Гадәттә, әрәпә җыючыларны йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе капка алдында бүләге белән көтеп ала. Шунысы да кызык, сабантуйга кунакка кайтканнар да бүләк бирә. Ә яшьләр, рәхмәт йөзеннән, аларга багышлап җырлар һәм такмаклар башкара. Әлеге йола Сабантуйга чакыру буларак та кабул ителә.

Балтачта җомга көнне ӘРӘПӘ җыю була. Бүләкләрегезне әзерли торыгыз! (+ФОТО) фото 2
20 июня 2017, 09:55
Источник: Рәсми Балтач
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 415
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)