Балтачлылар 500 мең сум акча откан! (+ФОТО)

Балтачлылар 500 мең сум акча откан! (+ФОТО)
21 апрель көнне "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсына нәтиҗә ясалды.

Татарстандагы 20 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы“ республика бәйгесендә җиңде. Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике дәүләт теле – татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешкән балалар бакчаларына 500 000 сум күләмендә республика гранты тапшырылды. Алар арасында безнең “Балтач 2 нче балалар бакчасы” МБМББУ дә бар. Чын күңелдән барлык коллективны әлеге зур җиңү белән котлыйбыз! Киләчәктә дә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә сокланырлык матур эшләрегез, уңышларыгыз күп булсын, иҗат чишмәләрегез, рухи хәзинәләрегез саекмасын.

Балтачлылар 500 мең сум акча откан! (+ФОТО) фото 2
Балтачлылар 500 мең сум акча откан! (+ФОТО) фото 3
Балтачлылар 500 мең сум акча откан! (+ФОТО) фото 4
25 апреля 2017, 16:31
Автор: МКУ "Управление образования Балтасинского РИК"
Просмотров: 677
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)