"Квартирант керттем әле" исемле фото-бәйге!

"Квартирант керттем әле" исемле фото-бәйге!
Балтаси.ру сайты ZoorZoom, “Балтаси – гордской портал” төркемнәре белән берлектә фото-бәйге игълан итә!
Урамда яз, карлар эри, кояш көлә һәм... җылы яклардан сыерчыклар кайта! Ә аларның кайтышына Сез әзерме? Әзер булсагыз, үзегезнең сыерчык оясын фотога төшереп, конкурска җибәрегез! “Квартирант керттем әле” дип исемләнгән конкурс 22 апрельгә кадәр дәвам итәчәк!

Конкурсның шартлары:

  • 27 марттан алып, 8 апрельгә кадәр фотоларыгызны “Балтаси – городской портал” төркеменә кереп, “Предложить новость” бүлегенә яки mail@baltasi.ru электрон адресына “Квартирант керттем әле” дип язып, исем-фамилия, кайдан булуыгызны күрсәтеп җибәрергә кирәк;
  • 9 нчы апрельдән — 22 сенә кадәр Балтаси.ру сайтында тавыш бирү булачак!
  • Җиңүчеләрне бүләкләү – 23 апрельдә!
  • Фотоларның оригиналь, кызыклы булуы кармага +5 балл өсти.
Бер, ике, өч… Башладык! Сезнең “квартирант”ларны күрергә без әзер!
27 марта 2017, 10:06
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 369
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)