Терлек саны кимегән районнар мәгълүм — исемлек

Терлек саны кимегән районнар мәгълүм — исемлек
1 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 748,4 мең баш терлек исәпләнә.

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 2017 елның 1 апреленә, узган ел белән чагыштырганда, терлек саны кимегән районнар исемлеге мәгълүм булды. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Әлеге исемлектә Чистай, Чирмешән, Тукай, Буа, Алексеевск, Баулы, Бөгелмә, Арча, Кама Тамагы, Апас һәм Чүпрәле районнары бар.
1 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 748,4 мең баш терлек исәпләнә. Шуларның 248,9 мең башы — сыерлар. 1нче кварталга Татарстанда 299,6 мең тонна сөт җитештерелгән. Узган елның шул вакытындагы күрсәткечләргә караганда, бу 104 процентны тәшкил итә.

Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов сүзләренчә, терлек саны кимү “Вамин” хуҗалыгындагы кыенлыклар белән бәйле. “Хәзер безгә яңа инвесторлар килде һәм алар терлек санын арттыру буенча эш алып бара. Безнең алда сөт җитештерүне арттыру бурычы куела. Шуңа да яшь таналар сатып алачакбыз. Ел дәвамында мал санын шактый арттыру көтелә”, — диде. Сүз уңаеннан, Арчада 39651 баш терлек исәпләнә. Хәзергә арчалылар көненә 163,8 тонна сөт савып ала. Ел азагына аның күләмен 200 тоннага җиткерергә уйлыйлар.

Кама Тамагы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев сүзләренчә, районда мал саны кимү шулай ук хуҗалыклардагы кыенлыклар, аз сөт бирә торган сыерларны бетерү белән бәйле. Хәзергә районда 10 меңнән артык эре терлек исәпләнә. Җәйге сезонга кергәндә исә аларның санын узган елгы күрсәткечләргә җиткерү планы куелган.

10 апреля 2017, 16:19
Источник: Татар-информ
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 273
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)