Балтач районы Сәрдек фермасында һәр эшне күңел биреп башкаралар

Балтач районы Сәрдек фермасында һәр эшне күңел биреп башкаралар
Сәрдек фермасында бүгенге көндә дуңгыз, үгез һәм таналар үрчетәләр.

Балтач районы «Кама» җәмгыятенең Сәрдек фермасында бүгенге көндә дуңгыз, үгез һәм таналар үрчетәләр, дип яза районның «Хезмәт» газетасы.

Ферма мөдире вазыйфасын бригадир булып эшләүче Альберт Сираҗиев белән сөйләштек.

– Бүгенге көндә 1125 баш дуңгызыбыз бар. Аларны тәрбияләүдә Лилия Нәбиева, Зөһрә Галиәхмәтова, Рәсимә Хәсәнова, Флера Гомәрова көч куя, – дип таныштырды Альберт әфәнде.

Кызларның һәрберсе стажлы, үз эшләрен белеп башкара. Тулысынча кул хезмәте таләп ителсә дә, кызлар зарланмый, сер бирми. Иң мөһиме, эш бар. Балалар үстергәннәргә бигрәк тә.

– Нәрсә белән мөрәҗәгать итсәң дә, җитәкчебезнең кире борганы юк, хезмәт хакларын вакытында, тоткарлыксыз алабыз. Фермалар гына бетмәсен инде, – ди Зөһрә.

Җәмгыятьнең данлыклы комбайнчысы Рәдис Галиәхмәтовның хатыны булып чыкты ул. Рәдис җәен комбайн штурвалын иярләсә, кышын колхозда эшли икән. Ике кыз, бер малайлар үстерәләр, аларны укытып, башлы-күзле итәсе бар бит. Яшерен- батырын түгел, авыл җирендә ферма – бердәнбер акча кереме.

Лилия Нәбиева фермага 2010 елда гына килдем дисә дә, җитәкчелек аның хакында бары җылы фикерләр генә әйтте. Тормыш иптәше Раил дә фермада эшләгән. Кызганыч, бик яшьли гүр иясе булган. Балаларның икесе дә Казанда икән инде. Лилия исә төп йортта кайнанасы Сания белән яши, кайткан-киткәннәргә якты йөзен, тәмле телен кызганмый кадер-хөрмәт күрсәтә.

Таналар фермасында Рафис Гарифуллин эшли, үгезләрне Газинур Нәҗипов карый. Барлыгы 66 баш тана, 88 баш үгезләре бар. Газинур абый башта мин сөйли белмим, дип шаяртса да, бик җор телле кеше булып чыкты.

– Мине артык мактап яза күрмә, узынып китеп эшләми дә башларга мөмкинмен, – ди әңгәмәдәшем. – Тормыш иптәшем Рәйсә белән бер ул, бер кыз үстерәбез. Балалар Казанда. Эшләп яшибез инде, сеңлем. Авылда башкача булмый. Хезмәт хакыннан тыш, маллар сатудан кергән акча яшәү чыганыгы. Ә безнең авылда малларны күпләп асрыйлар. Авыл халкы бик тырыш. Хәер, башкача була да алмый торгандыр инде ул.

Әңгәмәбез шул урында өзелде. Эш кешесенең бер минут та вакыты юк шул. Атчылар Шамил Зәйнуллин белән Зәбир Мөхәммәтгалиев керткән печәнне маллар әрәм-шәрәм итмәсен, дип тагын бер күзәтеп чыгарга кулына сәнәген алды Газинур абый.

Авыл киләчәге менә шундый булдыклылар кулында шул. Биредә һәрбер таң нәтиҗәлелеккә ирешү максаты белән башлана, диелә район хәбәрендә.

Балтач районы Сәрдек фермасында һәр эшне күңел биреп башкаралар фото 2
7 марта 2017, 09:21
Источник: источник
Просмотров: 360
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)