Балтачта сөтне күбрәк сава башлаганнар

Балтачта сөтне күбрәк сава башлаганнар
Бу хакта Татар-информ мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Язманың бер өлешен Сезгә дә тәкъдим итәбез. Тулы вариантты гиперсылтама буенча кереп укырга мөмкин.
Узган ел белән чагыштырганда, республиканың дистәгә якын районында сөт җитештерү 70-95 процентка кимегән. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.


Мисал өчен, Әлмәт районында сөт күләме узган елның 10 октябре белән чагыштырганда, 70 процентка азрак савылган. Теләчедә бу күрсәткеч 87 процентка кимрәк, Минзәләдә — 92 процент, Чистайда һәм Мамадышта — 94 процент, Менделеевск районында — 95 процентка ким.


Узган елгы күрсәткечләрне саклап кына калмыйча, арттырган районнар саны да Татарстанда 2 дистәдән артып китә. Бу исемлектә Кукмара, Балтач, Әтнә, Актаныш, Әлки, Югары Ослан, Аксубай, Чирмешән, Лениногорск, Сарман, Лаеш һ.б. районнар бар.

10 октября 2016, 15:58
Источник: Татар-информ
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 680
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)