Балтач районы хуҗалыгы - алдынгылар рәтендә!

Балтач районы хуҗалыгы - алдынгылар рәтендә!
Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Язманың бер өлешен Сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Тулы вариантын гиперсылтама буенча кереп укырга мөмкин.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биргән мәгълүматлар буенча, 2016 нчы ел нәтиҗәләре буенча үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча югары күрсәткечләргә ирешкән хуҗалыклар түбәндәгеләр:

Актаныш районы «Башак» ҖЧҖ (үсемлекчелектә инновацион технологияләр кертә, 200 баш тана үрчетү мәйданчыгы сафка бастырылган, 200 баш савым сыеры комплексы төзелә);

Алексеевск районы «Родина» колхозы (районда ит җитештерү буенча иң югары үсеш темпы – 105 процент, ел башыннан район буенча бер сыердан савып алынган сөт буенча иң зур нәтиҗә – 5435 кг, элиталы орлыклар җитештерү);

Арча районы «Кырлай» агрофирмасы (сатуга иң күп бәрәңге җитештерүче, бер сыердан савып алынган сөт күләме 4822 кг);

Арча районы “Ак Барс” агрокомплексы ҖЧҖ (даими югары уңыш, сыерларның нәтиҗәлелеге – 5831 кг, 200 баш савым сыерына исәпләнгән комплексы үзгәртеп корыла);

Әтнә районы «Таң» авыл хуҗалыгы кооперативы (8 ай эчендә савым сыерларының нәтиҗәлелеге – 5835 кг);

Балтач районы “Татарстан” авыл хуҗалыгы предприятиесе” ҖЧҖ (үсемлекчелек буенча алдынгы позицияләр, ел башыннан районда сыерларның нәтиҗәлелеге буенча иң югары күрсәткеч – 5394 кг);

Балтач районы “Кызыл юл” авыл хуҗалыгы кооперативы (узган ел белән чагыштырганда сөт җитештерү күләме 118 процент, мөгезле эре терлек ашатуда инновацион технологияләр);

Балтач районы «Яңа тормыш» ҖЧҖ (уртача уңыш гектарыннан 31,9 ц, 5410 т ашлык суктырылган, 8 ай эчендә савым сыерлар нәтиҗәлелеге – 5007 кг).

Язманың тулы вариантын астагы гиперсылтама буенча үтеп кара.

30 сентября 2016, 12:50
Источник: "Татар-информ"
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 772
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)