Балтач гимназиясендә стюардесса белән очрашу (+ФОТО)

Балтач гимназиясендә стюардесса белән очрашу (+ФОТО)
Хәерле көн, ханымнар һәм әфәнделәр! Сезне S7 Airlines – авиокомпаниясене самолеты бортында корабль командиры һәм экипажы сәламли...

9-11 нче сыйныфларның Гильмуллина Гүзәл белән очрашулары инглиз һәм рус телендә башланып китте. Ул S7 Airlines – авиокомпаниясендә стюардесса хезмәтен башкара. Бу һөнәр чит телләрне камил белүне, сәламәт, матур тышкы кыяфәттә булуны, аралашучан, кешеләргә психологик һәм физик ярдәм күрсәтүне таләп итә. Беренче минуттан ук Гүзәл үзенең тышкы кыяфәте һәм сөйләме белән укучыларны үзенә каратты. Ул бу хезмәтнең уңай һәм тискәре яклары, уку йортлары, төп вазыйфалары турында сөйләде. Бай эчтәлекле презентация күрсәткәннән соң укучыларның күпләгән сорауларына җавап бирде. Бу очрашу аларның күңеленә бик хуш килде.

Балтач гимназиясендә стюардесса белән очрашу (+ФОТО) фото 2
Балтач гимназиясендә стюардесса белән очрашу (+ФОТО) фото 3
Балтач гимназиясендә стюардесса белән очрашу (+ФОТО) фото 4
Балтач гимназиясендә стюардесса белән очрашу (+ФОТО) фото 5
6 февраля 2017, 13:03
Автор: МКУ "Управление образования Балтасинского РИК"
Просмотров: 518
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)