"Шәрә" попугай интернет йолдызы! Синең мондый попугай күргәнең юк! (+ФОТО)

"Шәрә" попугай интернет йолдызы! Синең мондый попугай күргәнең юк! (+ФОТО)
Гадәттә, сфинкс токымлы мәчеләрне күргәч, әллә ничек була: йонсыз, "шәрә" булгангамы, алар куркыта, кайвакыт җирәндерә дә. Ә менә Бостондагы бер кызның попугае чир аркасында, каурыйсыз, мамык йонсыз калган.

Рея чирдән әле җиңел котылган булып санала, чөнки бу чирдән соң кошлар томшыкларын, тырнакларын да югалта икән.

Ул 23 яшьлек хуҗабикәсе Изабелла Эйсенманн белән гомер итә. Изабелла Реяга Инстаграмда аккаунт төзегән, бүгенге көндә анда 190 меңнән артык кеше язылган. Рея еш туңа, гел җылы эзли икән, аның тормышына битараф булмаганнар махсус киемнәр бәйләп, тегеп җибәрә башлаган. Хуҗабикәсе аны ветклиникадан тәрбиягә алган, хәзер үз ишләре белән дуслаша алмаса да, Изабелланың көчеге белән алар уртак тел дә тапканнар.

"Шәрә" попугай интернет йолдызы! Синең мондый попугай күргәнең юк! (+ФОТО) фото 2
"Шәрә" попугай интернет йолдызы! Синең мондый попугай күргәнең юк! (+ФОТО) фото 3
"Шәрә" попугай интернет йолдызы! Синең мондый попугай күргәнең юк! (+ФОТО) фото 4
"Шәрә" попугай интернет йолдызы! Синең мондый попугай күргәнең юк! (+ФОТО) фото 5
"Шәрә" попугай интернет йолдызы! Синең мондый попугай күргәнең юк! (+ФОТО) фото 6
23 января 2017, 08:56
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 472
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)