Мәхәббәт ничә очрашудан соң барлыкка килә? Җавап табылган!

Мәхәббәт ничә очрашудан соң барлыкка килә? Җавап табылган!
Күптән түгел генә Вашингтон университеты галимнәре шундый ачыш ясаган. Моның өчен психологлар 125 пар белән сөйләшкән һәм фикер алышкан.

Иң беренче итеп, галимнәр «бер күрүдә гашыйк булу» теориясен кире какканнар. Сораштырганнарның күбесе башта бер күрүдә яратуларын әйтсә дә, аралашу барышында моның алай булмавы ачыкланган.

Психологлар сораштырган кешеләрнең сүзләрен анализлап, беренче күрүдә кешене ошату-ошатмауны хәл итеп булмый дигән фикергә килгән. Конкрет кешегә мөнәсәбәт формалаштырыр өчен баш миенә, кимендә, 4 очрашуга сузылган вакыт кирәк икән. Кайбер кешеләрдә бу вакыт тагы да озакка да сузылырга мөмкин.

Беренче күрүдә кешеләр гашыйк булмый — эйфория халәте генә кичерә дигән фикер күптән бар. Галимнәр шулай ук Интернет аша аралашып кына, гашыйк булу мөмкин түгел дигән фикергә килгән, чөнки баш мие үзенә кирәкле мәгълүматны туплап өлгерми икән.

11 октября 2016, 15:44
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 638
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)