Елмаю - вируслы чир?! ШОКкатмалы фактлар! (+ФОТО)

Елмаю - вируслы чир?! ШОКкатмалы фактлар! (+ФОТО)
7 нче октябрь - Халыкара елмаю көне. Шул уңайдан, без елмаю турында 7 кызыклы факт әзерләдек. Аның вируслы чир булуы турында әле кайчан белер идегез, ә?

1. Хәтта мәҗбүри елмаю да кәефне күтәрә


Мәҗбүри рәвештә елмайсаң да, кәеф күтәрелә икән. Бу күп санлы мускуллар хәрәкәткә килү белән турыдан-туры бәйле. Шуңа да, иртән көзгегә карап, көч куеп булса да елмаегыз!

Елмаю - вируслы чир?! ШОКкатмалы фактлар! (+ФОТО) фото 2

2. Елмаю иммунитетны күтәрә



Кеше бәхетле булганда, аның мускуллары ял итә, кан әйләнеше яхшыра, органнар кислород белән күбрәк баетыла икән. Ә бу исә организмның физик кына түгел, психологик халәтен дә яхшыртырга сәләтле, ди галимнәр. Әгәр дә елмаю көлүгә әверелсә, тагы да яхшы.Шуңа елмаеп-көлеп яшәгез!

Елмаю - вируслы чир?! ШОКкатмалы фактлар! (+ФОТО) фото 3

3. Елмаю вирус сыман күчә


Авыз ачу кебек, елмаю да «вирус» сыман диләр. Чын күңелдән, дөньясын онытып көлгән кешене күргәч, башка кешеләрнең дә кәефе күтәрелә, елмаясы килә икән. Була бит шундый кешеләр: гадәттә, алар көлгәннән көләсең. Менә шундый хәлләр. Әмма бу вирус зыянлы булмавы белән сөендерә.

Елмаю - вируслы чир?! ШОКкатмалы фактлар! (+ФОТО) фото 4

4. Елмаю — бәхет билгесе

Елмаюны төрле илләрдә, бар халыкта да уңай кабул итәләр һәм ул бәхет билгесе санала. Димәк, син тормышыңны яратасың, сиңа рәхәт, сиңа нәрсә дә булса ошый һ.б.

Елмаю - вируслы чир?! ШОКкатмалы фактлар! (+ФОТО) фото 5

5. Елмаю, көлү — аврулардан дәва


Аерым очракларда кайбер кешеләргә көлке терапиясе белән шөгыльләнү киңәш ителми. Бүсер, геморройдан интегүчеләргә, күз авырулары, операция кичергән кешеләргә, табиб белән киңәшмичә, бу терапияне кулланырга ярамый. Авырлы хатын-кызларга да ул тыела. Ләкин күтәренке кәефнең әле беркемгә дә зыян китергәне юк.

Елмаю - вируслы чир?! ШОКкатмалы фактлар! (+ФОТО) фото 6

6. Елмайган кешене бар җирдә дә җылы кабул итәләр


Чөнки ул борынын югары чөймәве, ихластан елмаюы белән кешеләрнең күңеленә үтеп керә, уңай образ, хатирәләр калдыра. Елмаю — дуслык күперләре суза.

Елмаю - вируслы чир?! ШОКкатмалы фактлар! (+ФОТО) фото 7

7. Кан басымың югары булса — елмай!


Ун минут дәвамында көлү кан та­мырларын киңәйтә һәм кан басы­мын терекөмеш баганасы буенча 10-20 миллиметрга кадәр түбәнәйтә икән.

Елмаю - вируслы чир?! ШОКкатмалы фактлар! (+ФОТО) фото 8

Борчуларга 32 тешеңне күрсәт тә, дустым, елмаеп яшә!

7 октября 2016, 15:10
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 688
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)