Йолдызлы пар таркалган

Йолдызлы пар таркалган
Әлеге парга бик күпләр сокланып карый иде. Берсе - хатын-кызларның яраткан актеры - Брэд Питт, икенчесе - гүзәллеге белән ир-атлар йөрәген яулап алучы актриса Анджелина Джоли.

Бу хәбәр бүген бар дөнья матбугатын шаулатты. Дүшәмбе көнне Анджелина Джоли аерылышу турында гариза биргән. Аерылышу сәбәбен ире белән аңлаша алмау дип белдергән. Ул үзенең әтилек вазыйфаларын җиренә җиткереп башкармый, гаилә шуңа таркалган дигән сүзләр дә йөри. Актриса 6 баланы да үзе тәрбияләргә теләк белдергән, балалар әтиләре белән ял көнне генә очраша алачак икән.

Йолдызлы парның мөнәсәбәтләре 2005 нче елда «Мистер и миссис Смит» фильмын төшергән башланган. Мөнәсәбтләрен рәсми рәвештә алар 2014 нче теркәгәннәр.

Алар күп балалы матур йолдызлы гаилә символын гәүдәләндерә иде.

21 сентября 2016, 15:30
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 548
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)