Дөньяның иң карт фахишәсенә - 96 яшь! (+ФОТО)

Дөньяның иң карт фахишәсенә - 96 яшь! (+ФОТО)
Ул бүгенге көндә Лас-Вегаста гомер итә. Гайбәт түгел, гыйбрәт булсын дип, аның хакында язарга булдык.

96 яшьлек Милли Купер бүгенге көндә дә клиентлар мөрәҗәгать итә дип белдергән.

Чит ил матбугатындагы мәгълүмат буенча, Милли үз гомерендә 3 мең 500ләп клиентны кабул иткән, алар аңа уртача 1,2 мең доллар акча түләгән. Клиентларының яше 29 дан алып 92 яшькә кадәр. Ул елына 50 мең доллар акча эшләгән дип санала.

Фахешлек юлына ул 1944 нче елда сугышта ире үлеп калганнан соң баса. 27 яшьтә Америка кешесенә кияүгә чыга, нәтиҗәдә Бөекбританиядән АКШка күченеп килә.

Баштарак ул кабареда гади биюче була, әмма соңрак үз тәнен сата башлый. Соңрак фәхешханә булдыра һәм үзенең даими клиентлар базасын туплый.

Икенче тапкыр кияүгә чыккач, ул начар гадәтен ташлап тора. Әмма икенче ире дә вафат булгач, кабат «сул»га кереп китә. Милли бүген дә клиентлар кабул итәм дип белдергән һәм хәзер үзенең гөнахлы эшен акча өчен түгел, ләззәт өчен башкаруын әйткән.

Менә шундый хәлләрне укыганнан соң: «Ни җитми бу хатын-кызга?» — дигән сорау туа. Әле бит гөнахлы эш белән шөгыльләнүен бар дөньяга белдергән һәм бүген дә ирләр сөю белән горурлана. Алла сакласын!

Дөньяның иң карт фахишәсенә - 96 яшь! (+ФОТО) фото 2
2 сентября 2016, 17:38
Источник: Информинг.ру
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 1098
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)