Элекке хезмәттәшем турында. Сокландыра да, уйландыра да

Новости

Мәктәп – яшьлек үзәге ул. Укучылар, тәҗрибәсе булмаса да, күбесенчә, яшь укытучыларны ярата. Алар кебек киенәселәре, алар кебек сөйләшәселәре, алар кебек тизрәк зур буласылары килә.

Шуңа күрә алты дистәсен тутырып килүче укытучыларын яратуларын, аның белән киңәшләшеп, дусларча сөйләшүләрен күрү бераз гаҗәбрәк тә. “Биология фәне буенча белем бирүче Ризилә Нурхамәт кызы кайсы ягы белән балаларны үзенә җәлеп итә соң?” – дигән сорауга мин, һич икеләнмичә: “Үзенең белеме, укучыларының уңышына чын күңелдән сөенә белүе, аларны чын тормышка хәзерләве белән”, – дип җавап бирер идем.

Аның хезмәт уңышлары турында “Ватаным Татарстан”, “Хезмәт” газеталарында күп язылды. Ике укучысының Рәсәй күләмендәге олимпиадаларда призлы урыннар алуы, калган укучыларының да бердәм дәүләт имтиханнарында югары баллар туплап, үзләре теләгән югары уку йортларына укырга керүе, районның “Кызыл китабы”н төзүе турында күпләр белә.

Ризилә мине үзенең һәрьяклы белеме белән гаҗәпләндерә. Биология фәне буенча гына түгел, химия, физика, математика буенча да күп сорауларга төгәл җавап бирә ала ул. Аның логик фикерләве бик күпләрне сокландырырлык. Заманында сызым фәне дә укытканлыктан, сызымда да, синең төзелә торган объектларыңда да әз генә авышлыкны да сизеп, төзәтергә ярдәм итә. Бу яктан тормыш юлдашы Мөниргә зур ярдәмче булгандыр.

Тормышны яртуы, һичкайчан зарлана белмәве, җаны, тәне, күңеле белән чын табигать баласы булуы белән сокландыра да, уйландыра да Ризилә. Һәрбер җан иясе, һәрбер үлән турында ул шулкадәр күп белә, яратып сөйли, тирә-юнендәгеләне дә шул гаҗәеп дөньяга бик тиз ияртеп алып кереп китә. Ничә буын укучылар белән уртак тел табуы, дусларча аралаша алуының тагын бер сере әнә шундадыр, мөгаен.

Дару үләннәре белән кшелеләргә ярдәм итүе турында да күп язарга булырга иде. Лаеклы ялга китүче һәр мөгаллимгә диярлек мәтрүшкә, бөтнек, тагын исемнәрен дә белеп бетермәслек үсентеләр бүләк итеп җибәрде ул. Аларны күреп, һаман Ризиләне искә алабыз. Сатучыдан нинди орлык алсаң отачаксың, кайчсы яшелчәне кайчан чәчәргә, кайчан җыеп алырга – укучыга да, укытучыга да, болай гына сораучыга да иренмичә аңлата ул. Ел саен, онытып, кабат сорасаң да, ачулана белми. Үзе үстергән җиләк-җимеш, яшелчә үсентеләрне дә бүләк итәргә ярата.

Гомер юлын төрлечә үтеп була. Болын-тугайларда үскән һәр үләннең матурлыгын тоя белүче, безнең якларда яшәүче кошлар, киек-җанварларның сакланып калуы яки артуына “кош тоткандай” сөенүче, янәшәсендәгеләргә шатлык бүләк итүдән тәм табучы, гаиләсенә җылылык бүләк итүче, хезмәтендә зур уңышларга ирешүче Ризиләбез, мөгаен, яшьнәп яшәп, үткәнендә сокландыргыч эшләр, истәлекләр калдыруы белән икеләтә бәхетледер. Үзләре кебек уңган балалар үстергән, инде оныклар сөю бәхетенә ирешкән Гафаровларга алга таба да үткәне кебек бәрәкәтле гомер телисе килә.

Миләүшә Гарифуллина,

мәгариф ветераны.

Балтач бистәсе.

Реклама

baltasi.ru
Добавить комментарий