5 сәгать машина түбәсендә утырган

Новости

Табигать көйсез быел. Төньяк-көнбатыш федераль округы төбәкләрендә соңгы көннәрдә көчле яңгырлар булды, торак пунктларын су басты, меңнәрчә йорт электр энергиясез калды.

Әйтик, Новгород өлкәсендә гадәттән тыш хәл игълан ителде. Торак пунктларында табигать казасы белән көрәшү, юллар җимерелү сәбәпле, аеруча авырлашкан.

Электриклар линияләрне карап йөргәндә суга баткан “Нива” автомашинасына тап булган. Аның хуҗасы, салкын яңгыр астында ярдәм көтеп, 5 сәгать машина түбәсендә утырган, дип яза Кызыл таң.

Автор: Идрис Саитгалеев

Фото: соцсети

Реклама

baltasi.ru
Добавить комментарий