Хатынын талагы өзелгәнче кыйнаган

Новости

Ир кеше хатынын бик каты кыйнаган. Бичара хатынның талагы һәм ашказаны асты бизе өзелә.

Стәрлетамак янындагы авылларның берсендә ир кеше хатынын бик каты кыйнаган. Фаҗига шимбә көнне, 19 октябрьдә була. Бичара хатынның талагы һәм ашказаны асты бизе өзелә.

Зыян күрүчене дәваханәгә илтәләр. Медицина хезмәткәрләре мәгълүматны шунда ук полициягә тапшыра. Бу хакта “КП-Уфа”  хәбәр итә.
Хокук саклау органнары ачыклавынча, ир белән хатын арасында иртәнге сәгать дүрттә, спиртлы эчемлекләр эчкән вакытта, тавыш чыга. Низаг барышында 39 яшьлек ир хатынына ташлана һәм аны каты кыйный. Берничә сәгатьтән соң ул үзе ашыгыч ярдәм машинасын чакырта.

Сорау алган вакытта ир исерек хәлдә булган. Ул үзенең гаебен таный. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ир белән хатын  күптән бергә яшәгән, балалар үстерәләр, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Реклама

baltasi.ru
Добавить комментарий