Балтач өлкәннәре сер бирми (+бик күп фото)

Новости

“Балтач” спорткомплексында өлкәннәр арасында “Өченче буын” спартакиадасы булып узды.

Өлкәннәребез шахмат, дартс, боҗрага керт, өстәл теннисы, ату ярышларында үз көчләрен сынап карадылар. Спартакиадада Балтач шәһәр җирлеге, Бөрбаш, Борнак, Субаш, Куныр, Кече Лызи, Норма, Нөнәгәр, Пыжмара, Смәел, Сосна, Шеңшеңәр, Чепья авыл җирлеге командалары катнашты. Бәйрәм чарасында район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе рөстәм Заһидуллин, Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Алсу Сафина, район ветераннар советы җитәкчесе Рифат Абдуллин, пенсионерлар җәмгыяте җитәкчесе Рәфкать Нигъмәтуллин катнашты.

Дартс ярышында хатын-кызлар арасында җиңүчеләр:
1 урын – Нина Медведева (Кече Лызи);
2 урын – Фәйрүзә Зәкиева (Куныр);
3 урын – Екатерина Ракова (Чепья).

Дартс ярышында ир-атлар арасында җиңүчеләр:
1 урын – Александр Иванов (Кече Лызи);
2 урын – Мансур Гыймадиев (Пыжмара);
3 урын – Котдус Әсхадуллин (Куныр).

Өстәл теннисы буенча хатын-кызлар арасында җиңүчеләр:
1 урын – Әлфия Зиатдинова (Балтач);
2 урын – Екатерина Ракова (Чепья);
3 урын – Жәмилә Сибгатуллина (Салавыч).

Өстәл теннисы буенча ир-атлар арасында җиңүчеләр:
1 урын – Илшат Хәкимов (Балтач);
2 урын – Хамат Низаметдинов (Пыжмара);
3 урын – Илдар Гыйләҗев (Чепья).

“Боҗрага керт” уеныныңхатын-кызлар арасында җиңүчеләре:
1 урын – Нурхания Закирова (Балтач);
2 урын – Гөлзилә Әхмәтҗанова (Сосна);
3 урын – Фирая Батыршина (Шеңшеңәр).

“Боҗрага керт” уенының ир-атлар арасында җиңүчеләре:
1 урын – Нурулла Габдуллин (Шеңшеңәр);
2 урын –Рафис Хәйруллин (Сосна);
3 урын – Мансур Әхмәдиев (Бөрбаш).

Ату ярышыннан хатын-кызлар арасында җиңүчеләр:
1 урын – Равилә Зарипова (Балтач);
2 урын – Әнүсә Галимуллина (Бөрбаш);
3 урын – Дамира Иванова (Кече Лызи).

Ату ярышыннан ир-атлар арасында җиңүчеләр:
1 урын – Равил Кәримов (Балтач);
2 урын – Хәбибрахман Насруллин (Пыжмара);
3 урын – Николай Сергеев (Смәел).

Шахмат ярышыннан җиңүчеләр:
1 урын – Нурислам Мәгъсүмҗанов (Нөнәгәр);
2 урын – Камил Мөхәрләмов (Балтач);
3 урын –Тәнвир Галимов (Бөрбаш).

Күңелле стартлар ярышында җиңүче командалар:
1 урын – Сосна авыл җирлеге;
2 урын – Куныр авыл җирлеге;
3 урын – Чепья авыл җирлеге.

Балтач шәһәр җирлеге спартакиада җиңүчесе булып танылды. Икенче урында Бөрбаш авыл җирлеге, өченчедә кунырлылар.Җиңүчеләр һәм катнашучылар истәлекле бүләклгә ия булды.

Шулай ук спартакиадада иң өлкән катнашучы Борнак авыл җирлегеннән Хәбибулхак Габделәхәт улына һәм Салавыч авыл җирленнән Җәмилә Габдулла кызына махсус бүләк тапшырылды.

Фото: спорт бүлеге

Реклама

baltasi.ru
Добавить комментарий