Их, тәмле дә соң чәк-чәк!

Новости

Иң тәмле чәк-чәк рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Татар халкының символы нидә, дип сорасалар, күпләр – чигелгән калфак, алъяпкыч, читекләр, милли көйләр дип җаваплар. Бу исемлеккә, һич икеләнүсез, чәк-чәкне дә кертергә була. Иң тәмле чәк-чәк рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Алына:
Он – 300-450 грамм.
Йомырка – 3 данә.
Сөт – 3 аш кашыгы.
Разрыхлитель – 1 чәй калагы.
Шикәр – 1 аш кашыгы.
Тоз – калак очында җитә.
Кыздыру өчен үсемлек мае – 1 литр.

Йомырканы яхшылап туглыйбыз. Аңа шикәр, тоз, сөт һәм разрыхлитель кушабыз. Барысын бергә яхшылап туглаганнан соң, аз-азлап он кушабыз һәм камырны бик яхшылап басабыз. Камыр җәеп, вак кына кисәкләргә бүләбез һәм чәк-чәкне майда кыздырабыз.

Бераз алланган чәк-чәкне кәгазь салфеткага салыгыз. Ул чәк-чәкнең артык маен үзенә алыр.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Кызыл таң

Реклама

baltasi.ru
Добавить комментарий