"Мерседес" шоферы "зебрада" гаиләне бәрдергән, 4 яшьлек бала һәлак булган

Новости

Бала, автомобиль бәрдергәндә, әбисе һәм бабасы белән юл аркылы чыккан.

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). “Мерседес” шоферы җәяүлеләр кичүендә гаиләне бәрдергән, 4 яшьлек бала һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ”га юл һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

Бала, автомобиль бәрдергәндә, әбисе һәм бабасы белән Гаврилов урамында юл аркылы чыккан.

Агентлык чыганагы мәгълүматларына караганда, бала хастаханәгә барганда вафат булган.

Фаҗиганең шартлары ачыклана

Реклама

baltasi.ru
Добавить комментарий