Балтачта
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
Иң күп хата табучыны ачыкладык...
Шулай итеп Эпицентр белән берлектә уздырган конкурска нәтиҗә ясарга да вакыт килеп җиткәндер. Җиңүчене атаганчы конкурста катнашкан барча кешеләргә дә рәхмәтебезне белдерәсебез килә. Конкурс белән тулырак моннан таныша аласыз.
Газетаның икенче санын чыгарган вакытта инде уйлап эш итәрбез, безне шулай игътибар белән укучы дусларыбыз барлыгын белеп. Конкурста җиңүче итеп Айсылу Ханнанованы билгеләргә булдык.
Башка катнашучылардан аермалы буларак, ул хаталарны билгеләп, фотога тошереп безгә җибәрәгән. Шуның өчен аңа зур рәхмәтебезне белдереп кечкенә генә истәлекле бүләгебезне тапшырабыз.
[2010-09-09]
Илсөя Бәдретдинова көнцертлары...
Илсөя Бәдретдинова буген үз төркеме белән яңа концерт сезонына әзерләнеп ята. Өр-яңа җырлар, юмор, сәхнә бизәлеше быелгы программаны да бик кызыклы итәр мөгаен.
17 сентябрь Сосна, 18 сентябрь Салавыч мәдәният йортларында "Дәвамы бар" дип аталган концертына чакырып калабыз. "Быел Нариман беренче сыйныфка укырга керү сәбәпле, юлда йөрү бераз авырлаша, авырлашуын, ну ничек тә түзәргә инде", - ди җырчы үзе. Программада беркем дә ишетмәгән җырлар бик күп икән быел.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, озакламый Илсөягә 30 яшь тула, котларга онытмыйк. Шуңа күрә, февраль аенда алар Казанда иҗат кичәсе сыманрак нәрсә ясамакчылар.
[2010-09-08]
Балтач спорткомплексы ачылышыннан фоторепортаж
Бүген, ягъни 7 нче сентябрьдә Балтачта куптэн котелгэн яна спорткомплексны ачу тантанасы булып узды.
Балтач спорткомплексы буш тормас, яшь талантлы спортсменнар устерер, районыбызның спорт өлкәсендэге жинулэренэ зур этәргеч бирер һәм сәламәт тормыш рәвеше алып баручыларның саны да көннән-көн артыр дип ышанасы килә.
Шунда узган бәйрәм мизгелләреннән фоторепортаж...
[2010-09-07]
Укытучыма әйтер сүзем (акция)
Укытучым!
Әлеге сүзне ишеткән һәркемнең күз алдына аның яраткан укытучылары килеп баса.
Сез хәзер кайда? Тагын кемнәрне игелеккә өйрәтәсез, кемнәргә белем һәм тәрбия бирәсез? Мине онытмадыгызмы?
Мин Сезне онытмадым. Сезне һаман да сагынам, миңа өйрәткән белемнәрегез, тирән мәгънәле сүзләрегез һаман да истә. Сезгә әйтер сүзләрем бар...
[2010-09-04]
Гимназиядә үткән белем бәйрәменнән фоторепортаж...
Белем көне — һәр ел 1 сентябрь көнне билгеләнгән бәйрәм. 1984 елдан бирле билгеләп үтелә.
Беренче сыйныф укучылары өчен бу Беренче кыңгырау бәйрәме, ә, гомумән, бу бәйрәм — уку елы башлануы тантанасы. Элек бәйрәм уку көне булган, хәзер исә тантаналы җыелыш һәм бәйрәм чаралары үткәрелә.
Гимназиядә үткән белем бәйрәменнән фоторепортаж...
[2010-09-04]
Белем бәйрәме белән!
1 сентябрь – яңа уку елы башлану көне генә түгел, ә бар халык өчен белем бәйрәме дә. Балаларын җитәкләп беренче сыйныфка илтүче әниләрдән алып, "Кызым, тырышып укы!" - дип, студентка кызларын югары уку йортларына илтеп куючы әтиләргә дә зур бәйрәмдер бу.
Белем алу элек-электән беренче планга куелган. Хәзер бигрәк тә, заман алгарышка ярашлы кадрлар таләп итә. Шул уңайдан барлык райондашларны 1 сентябрь, яңа уку елы башлану белән котлыбыз.
Студент дусларыбызны да читтә калдырасыбыз килми. Аларга да үзләре сайлап алган югары уку йортларын уңышлы гына тәмамларга язсын. 11 ел буе мәктәп бусагасын таптап алган беләмнәре кирәге чыгар дип ышанып калыйк.
[2010-09-02]
Конкурс белән газета!
Инде күргәнегезчә район буенча Эпицентр үзенең газетасын таратты. Һәм шулай итеп кечкенә генә конкурс...
Шул газетадан хаталарны табырга кирәк. Әгәр күзегезгә берәр хата чалынган икән, ВКонтакте битенә язып калдырыгыз. Газетадан иң күп хата табучыга бүләк каралган.
Газетаны почта ящикларыннан карагыз яки электрон вариантын үзегезгә саклый аласыз.
Уңышлар теләп калабыз!
[2010-08-31]
Иң соңгы фикерләр...
Исемегез \18:16 09.09.10\
...төзәттек..
укырга...
Исемегез \17:21 09.09.10\
...Респект и уважуха!
укырга...
Исемегез \14:24 09.09.10\
...Тагы ике хата))):..." ..ул хатАларны билгеләп, фотога тошереп безгә..."..."..ЭшләгәН эшләреңне халык аңларга, дөрес.."
укырга...
Мент дусты \22:28 08.09.10\
...Кукмара главасы кон саен страйкага барып йоргэн, балтачныкы 3 айга бер килгэн - аткат юк бит аннан анга.....Нигэ ул 2 метр аста тора- канализация суын жыеп больницага, нигэ аны салып бетергэч ярты ел ябык тоталар - чонки администрацияга халык манфэгатлэре - теге, ни, нэрсэ эле, тавык сала торган эйбергэ кадэр генэ......Не везет инде балтачка Готович киткэннэн сон.....Ботон булганын 3 тиенгэ
укырга...
Белдерүләр
Язучы: Айрат
Жинел машинага прицеп.89520444477
Язучы: Туташ
Бер булмэле фатирга керэм Казанда.89053161396
Язучы: Туташ
Бер булмэле фатирга керэм Казанда.
Язучы: Гузель
1 тапкыр киелгэн туй кулмэге. 4000. 89178534909
Язучы: Руслан
продаю 2 комн. квартиру в п. Балтаси. пластиковые окна, индивидуальный двухконтурный итальянский котел (отопление и горячая вода),пол ламинат. квартира не требует ремонта. Тел. 2-52-64
Язучы: Эмиль
Продаю 2х комн.квартиру п. Балтаси,центр 89196392204
Язучы: Ильяс
Туйларны видеога, фотога төшерү. Фотокнига - бүләккә!Бэяләр 5300 сумнан башлап.
Килегез - Арча базары №2(Эльдарадо янында), шалтыратыгыз - 8 917 921 98 28
Язучы: "НоутбукофФ" ЗАО
Ищем продавцов-консультантов (22-35л) 8-937-284-74-71, omorozova@prg.ru
Язучы: Рамиль
2 комнатный квартирага 1 кеше кирэк бэясе 2500 Приволжский район,павлюхина урамы...
Тел:89274225097
Язучы: Ренат
Ищу работу ....
Язучы: Эрвина
Өй сатыла Чепья авылында. Тел. 89172325032
Язучы: Айдар
Биш булемнэн торган стенка сатыла 2-51-64
Үзегезнең белдеруегезне монда күрәсегез килсә, урнаштырыгыз! Бушка!
Әмма мин үзем Сатам.ру га куер идем!
Посмотреть сайт. svadba.baltasi.ru
Яңалыклар кыскача
[2010-09-01] Быел республикада беренче сыйныфка 37 356 бала бара. Шуның 7 633е (барлык беренче сыйныф укучыларының 20,4 проценты) социаль ярдәмгә мохтаҗ. Яңа уку елы башланганчы, ярдәмгә мохтаҗ бу балаларның барысына да ярдәм күрсәтү бурычы куела. 7 633 укучының 3 966ы – аз керемле, 240ы - әти-әниләре инвалид булган, 269ы - имин булмаган, 230ы – опекунлы, 1 966сы күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнә.
tatar-inform.ru
©Baltasi.ru
[2010-08-31] Республика районнарында җитештерүчеләр, Казан базарлары директорлары авыл хуҗалыгы продукциясен күпләп сатучыларга кыйбатрак бәягә сатарга тыю кирәклеге турында хәбәрдар. Кайбер азык-төлек продукциясенә билгеле-бер бәяләр билгеләп куелган. Мәсәлән, карабодайның 1 килограммы базарда – 35 сум, бәрәңге – 17, суган – 12, шикәр – 31, сөтнең бер литры 15 сумга сатылырга тиеш. Әгәр казанлылар аларны кыйбатрак бәядән сатучыларны күрсә, 221-77-71, 296-37-60 һәм 221-76-21 телефоннарына шалтыратып әйтергә тиеш.
tatar-inform.ru
©Baltasi.ru
[2010-08-30] Ким дигәндә биш миллион тонна уңышка өмет итеп башланган икмәк өчен көрәш ахыр чиктә республика буенча 700 мең тонна ашлык җыеп алу белән тәмамланды. Татарстан үз тарихында бу кадәрле кыенлыклар кичергәнен хәтерләми. Казахстаннан кадәр салам ташыткан 1981 елда да уңыш бер миллион сигез йөз мең тонна иде.
Матбугат
©Baltasi.ru