Көзге яңгырлы кичне Фәнис Яруллин шигырьләре белән үткәрик

Көзге яңгырлы кичне Фәнис Яруллин шигырьләре белән үткәрик
Фәнис Гатаулла улы Яруллин (9 февраль, 1938 ел, Татарстан, Баулы районы, Кызылъяр авылы — 2011 елның 8 декабре, Казан) — татар шагыйре, язучы һәм драматург. Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1995). «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры. 1968 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.Язучы 2011 елның 8 декабрендә Казан шәһәрендә вафат була.
Гомеренең 50дән артык елын ул урын өстендә үткәрә. Әмма шулай да, сабыр канаты сынмый, яшәү өчен янып тора. Сәхифәбезне аның иҗаты белән башлау да юкка түгел: күпләргә үрнәк булган шәхеснең тырышлыгы, сабырлыгы мактауга лаек.

Мәхәббәт — артык мәшәкать

Мәхәббәт — артык мәшәкать,
Мин куркам мәшәкатьтән.
Кем соң файда күргән әле
Сөюдән, мәхәббәттән?!

Ләйлә — Мәҗнүн, Таһир — Зөһрә,
Алар янган, ни калган?
Берни дә калмаган икән,
Димәк, барсы да ялган.

Юк, юк, мәхәббәт турында
Сүз кузгатмагыз бүтән.
Әйтерләр: бу бичара да
Безнең күк юләр икән.

2002.

***

Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр,

Бик тә рәхимсез шул бу дөнья.

Көлә-көлә йөгереп барган чакта

Үсеп чыга юлга зур кыя.

Башың белән килеп бәреләсен,
Челпәрәмә килә өметләр.
Өметеңнең ватыкларын хәтта
Таптап китә усал көчекләр.

Кайда соң сез ватык хыялларны
Ялгый белә торган кешеләр?
Миңа гына нигә очрый, дисен
Үзләре зур, җаны кечеләр.

Әллә миңа бәхет чишмәсеннән
Ятып су эчүләр хараммы?
Кайсы агачлардан яфрак өзим
Каплар өчен канлы ярамны?

Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр,
Бик усал шул бездә кешеләр.
Үч сакламыйк ләкин без аларга,
Көчле була алмый үчлеләр.

2002.

***

Син киттең дә

күңелем буп-буш калды,
Бөтен яме бетте дөньяның.
Канатлары сынган кош шикелле,
Бәргәләнде ап-ак хыялым.

Төн елгасын йөзеп чыга-чыга,
Көчем бетеп, арып егылдым.
Ярда син юк, әкрен генә үксеп,
Ялгыз талга барып сыендым.

Салкын җилгә күкрәгемне ачтым:
— Суытыгыз минем йөрәкне.
Җилләр кинәт кайнарланып китте,
Өтеп-өтеп алды күкрәкне.

Иренемдә елмаюлар сүнде,
Йөзләремнән качты яктылык.
Күңел кылы, өзеләм-өзеләм диеп,
Бар көченә куйды тартылып.

Ә бит, юкса, шаярудан гына
Киткән кебек идем кабынып.
Хыяллардан учак яга-яга
Яшәрмендер, ахры, сагынып.

2002.

***

Моннан соң беркемне сөймәм,

Дигән идең бит, йөрәк?

Тагын кем шырпы ташлады,
Нигә янасың дөрләп?

Инде бүтән һичбер кызга
Карамам дигән күзләр
Айкый төнге йолдызларны,
Синең карашын эзләп.

Беркемгә татлы сүз әйтмәм,
Дип антлар эчкән телем
Туктаусыз синең исемне
Кабатлап тора бүген.

2002

***

Әтием, күзләрең ни төсле,

Мин инде аларны оныттым.
Гомерем буена, җан әрнеп,
Әтиле кызларга кызыктым.

Кимсенеп яшьләрем тамганда,
Җилләрдән сорадым: син кайда?
Күзләрең, сүзләрең онытылды,
Ә үзең яшәдең гел җанда.

Әтием диясе килгән чак
Күп булды, күп булды, күп булды.
Кайчакта рәнҗүдән, үпкәдән
Күкрәктә тыннарым буылды.

Мин инде буй җиткән кыз бала,
Күп кенә егетләр күз сала.
Әнием язмышын күрәм дә
Сөюгә ышаныч югала.

Әтием, синең дә мине бер
Күрәсең киләдер, ышанам.
«Кызым» дип каршыма килсәң дә,
"Әти" дип мин сине кочалмам.

(Фәнис Яруллин, «Син кайда?» 2004)

***

Һәр иртәне сөенеп каршы алам,

Һәр яңа көн — яңа бер өмет.

Күзләремне ачып җибәрүгә,
Көн яктысы тула бөркелеп.

Күкрәгемне тутырып бер суласам,
Киңәйгәндәй була сулышым.
Бәлки, бу көн бәхет пәрдәләрен
Ачып куяр димен тормышның.

Шулай булсын, юлчы юлдан уңсын,
Эштәгеләр эштән уңсыннар.
Һәр кешегә бәхет капкаларын
Фәрештәләр ачып куйсыннар.

Уйларының очын җуючылар
Эзләгәнен табып сөенсен.
Мәхәббәтне юк дип йөрүчеләр
Олы мәхәббәткә тиенсен.

Һәрбер көннең яңалыгы була,
Охшаш булмый көннәр көннәргә.
Көчсезләргә көч өстәсен бу көн
Гомер баскычыннан менәргә.

Яхшылыкка юмарт булсын бу көн,
Ишекләрне кайгы какмасын.
Максатына барган һәрбер кеше
Өмет белән алга атласын.

Кайчагында хәтта язмышыңны
Хәл итә дә куя бер көнең.
Биеклеге, түбәнлеге сыя
Шул бер көнгә бөтен гомернең.

Бер көн бары мизгел генә димик,
Көнләп санап булмый мизгелне.
Яшик әле бүген тотам диеп
Кулларыма бәхет тезгенен.

(Фәнис Яруллин «Мизгел», 2004)

***

Күңел капкаларын ачып куйдым,
Ябылып ятулардан туелган.
Җырлый-җырлый җилләр килеп керсен
Һәм аерсын авыр уемнан.
Хәтер төпкелләрен актарсын да
Тузан катламнарын кубарсын.
Онытылган хатирәләр булса,
Бөтенесен өскә чыгарсын.
Була бик еш: сөеп туялмаслык
Гүзәр гөлләр кала күмелеп.
Тузаннарын җилләр килеп какса,
Карыйсын ул гөлгә сөенеп...

«Капкаларны ачтым мин бүген», 2004

***

Күзләреңне нигә яшердең соң
Туйганчы бер карый алмадым.
Каян белим керфек асларыңда
Яшь бөртеге дөрләп янганын.

Күзләреңне нигә яшердең соң,
Читкә таба бордың карашың?
Каян белим синең йөрәгеңә
Янар таудан утлар кабасын.

Күзләреңне нигә яшердең соң,
Курыктың бит, әйе, курыктың.
Рәхәт түгеллеген беләм, дустым,
Күзләренә карау чынлыкның.

1998

***

һәр агачта утын гына күрсәң,

Ташлар гына күрсәң һәр тауда —
Кереп йөрмә күңелем урманына,
Андыйларга урын юк анда.

Ишетмәссең кошлар сайравын син,
Ишетмәссең тынлык тавышын.
Ишетмәссең бәгырьләргә бәрелеп,
Агып яткан чишмә агышын.

Ташлар тәгәрәтер өчен генә
Менеп йөрмә биек тауларга.
һәр кыяда бөркет оясы бар.
Тия күрмә мәгърур җаннарга.

Утын өчен бүтән урман эзлә,
Таш кирәксә — бүтән таулар тап.
Урманыма минем җырлар үскән,
Тауларыма кояш төшкән чак.

(Фәнис Яруллин, 1998)

***

Хатлар яза алмыйм, үпкәләмә,
Сөйләшәсе килә утырып.
Йөрәктәге хисләр өермәсен
Хатка буламыни сыйдырып?

Хатлар яза алмыйм, үпкәләмә,
Авылның бит була мең күзе.
Укылыр да хатым, озын телләр
Меңгә төрләндерер бер сүзне.

Хатлар яза алмыйм, үпкәләмә,
Серләремне сөйлим җилләргә.
Җилләр синең тәрәзәңнән кереп
Иркәләрләр кара төннәрдә.

Хатлар яза алмыйм, үпкәләмә,
Хат язарга бармый кулларым.
Яшен булыр күкрәрмен дә күктә,
Көтмәгәндә китереп сугармын.

Күкләр күкрәп яшен килгән чакта,
Барсын ташлап чык син урамга —
Танырмын да сиңа атылырмын,
Әзер булсаң әгәр шуңарга.

2005

10 сентября 2015, 20:18
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 1100
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)