Шигърият яратучылар почмагы

20:18, 10.09.15
Көзге яңгырлы кичне Фәнис Яруллин шигырьләре белән үткәрик Көзге яңгырлы кичне Фәнис Яруллин шигырьләре белән үткәрик

Фәнис Гатаулла улы Яруллин (9 февраль, 1938 ел, Татарстан, Баулы районы, Кызылъяр авылы — 2011 елның 8 декабре, Казан) — татар шагыйре, язучы һәм драматург. Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1995). «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры. 1968 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.Язучы 2011 елның 8 декабрендә Казан шәһәрендә вафат була. Гомеренең 50дән артык елын ул урын өстендә үткәрә. Әмма шулай да, сабыр канаты сынмый, яшәү өчен янып тора. Сәхифәбезне аның иҗаты белән башлау да юкка түгел: күпләргә үрнәк булган шәхеснең тырышлыгы, сабырлыгы мактауга лаек.