Биектәгеләр озаграк яши

Биектәгеләр озаграк яши
Берн университеты тикшеренүләре күпкатлы йортларда өстәрәк катларда гомер сөргән кешеләрнең озаграк яшәвен дәлилләгән.

Галимнәр фикеренчә, сигезенче катта һәм өстәрәк яшәүчеләргә караганда, түбән катларда яшәүчеләрнең үпкә авыруларыннан үлеп китү ихтималы 40%ка зуррак. Йөрәк чирләре белән дә түбәнге катларда яшәүчеләр 35%ка күбрәк авырый. Берн галимнәре күпкатлы йортлардагы 1,5 миллион кешене тикшергән. Өстәге катларда яшәүчеләргә караганда, астарак яшәүчеләрнең гомер озынлыгы 22%ка кыскарак икән. Иң зыянлы факторлар — һаваның бик пычрак булуы һәм автотранспорт тавышы. Өстәвенә, лифт туктаган очракта югары катка баскыч буенча, җәяү күтәрелергә туры килә, бу исә бик файдалы. Европа илләрендә 1960-1970 елларда төзелгән күпкатлы йортлар кварталларында хәзер аз керемле гражданнар, күбесенчә иммигрантлар яши. «Бөркет ояларында» яшәүчеләр, шартлар уңай булмаса да, астарак гомер сөргән баерак ватандашларыннан озынрак гомерле булып чыга.

28 июля 2015, 18:23
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 682
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)