Иң ябык спортчы

Иң ябык спортчы
Спортчыларның төз, мускуллы гәүдәсен күреп, шуны идеал итеп кабул итәргә өйрәндек. Британия спортчысының иң какча (ябык) булуын беркем аңлатып бирә алмый икән.

Табиблар әлегә кадәр 23 яшьлек паралимпияче Тони Станифардның ни өчен шулкадәр ябык булуын ачыклый алмаган. Ниһаять, Британия спортчысына диагноз куелган. Тони туганда нормаль авырлыкта булган, үсә-үсә йөзендәге һәм аяк-кулларындагы май катламы бөтенләй беткән, ул чукракланган да. Эксетер университетында Станифардка «MPD-синдром» дигән диагноз куелган, сирәк очрый торган әлеге генетик чирдән дөньяда нибары 8 кеше генә интегә икән. Тире һәм сөяктән генә торса да, Тониның кан анализлары симезлектән интеккән кеешнеке кебек. Хәзер спортчы үзен дәвалау ысулы табылыр, дип өметләнә һәм 2016 нчы елда Рио-де-Жанейрода үтәчәк Паралимпия уеннарында катнашырга җыена.

28 июля 2015, 18:03
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 868
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)