Ак керләрне ничек агартыйм икән?

Ак керләрне ничек агартыйм икән?
Ак төстә кием алырга еш кына икеләнәбез, чөнки аның белән аеруча сак эш итәргә туры килә. Кечкенә генә тап та ак киемне бүтән кимәслек дәрәҗәгә китерә ала. Җәй көне ак төстәге киемгә аеруча зур игътибар таләп ителә. Сезгә ак керләрне агарту серләрен ачасыбыз килә.

Бер чиләк кайнар суга берничә бөртек марганцовка (су алсу төскә керергә тиеш), 200 грамм кер юу порошогы салып, эреп беткәнче болгатырга кирәк. Юылган юеш керне чиләккә салып, бер сәгатьтә өстен каплап куясы. Су суынгач, керне яхшылап чайкарга.

Ике литр жылымса суга өч чәй кашыгы водород перекисы, азрак чәй содасы салырга. Керне 15–20 минутка салып, вакыт-вакыт болгатып алырга, аннан соң чайкарга кирәк.

Киндер, киҗе-мамык тукымадан тегелгән киемнәрне юыр алдыннан бер-ике сәгатькә нашатырь спирты салынган суга салып торырга киңәш ителә. 2 аш кашыгы скипидар өстәсәң дә була.

Челтәрләрне агарту өчен юар алдыннан 1 чиләк суга 2 аш кашыгы перекись, бер кашык нашатырь спирты салынган суда ярты сәгать тотарга.

20 июля 2015, 10:42
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 1041
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)