Дайкон

Дайкон
Соңгы елларда безнең бакчачылар да Кытай һәм Япо­ниядә үстерелә торган бик тә файдалы яшелчә — дайкон үстерә башладылар. Хәзер, нигездә, аны һәвәскәр яшел­чәчеләр үстерә, әйтергә кирәк, аннан әйбәт уңыш алалар.
Бу культура бездә үстерелә торган редиска охшаган, әм­ма аңа караганда эрерәк, тәме буенча да редиска яисә әче тормага караганда өстенрәк: сусылрак, күңелгә ятыш­лырак. Составында микроэлементлар, витаминнар, биг­рәк тә С витамины, калий һәм кальций тозлары күбрәк. Шуңа күрә дә ул дәвалау үзенчәлекләренә ия: аны раци­онга кертеп даими рәвештә куллану бавыр һәм бөерне чистарта, ал арда утырган тозларны эретә. Аны саф ки­леш тә, салатларга кушып та, кайнатмасын да, маринад­лап яисә тозлап та кулланалар. Салат әзерләү өчен аның яшь яфраклары да файдаланыла.
Дайкон — берьеллык тамыразык культура. Төрле кли­мат шартларда да әйбәт үсә. Аның тамыразыгы, гадәттә, ак төстә, озын, цилиндр формасында, безнең якларда үсә торган турнепсны хәтерләтә, озынлыгы 10 см дан алып 70-80 см га кадәр җитәргә мөмкин.
Үстерү агротехникасына килгәндә, ул редисны үстер­гәндәге кебек үк, тик тамыразыклары озын булганлык­тан, туфракны тирәнрәк эшкәртергә кирәк. Аның өчен җиңел суглинка һәм комсу туфраклар әйбәт санала. Аш­ламалар да редиска яисә чөгендергә куллангандагы ке­бек үк: көздән калийлы ашламаларны 1 кв. м га, мәсә­лән, хлорлы калийны 20-25 г, икеле суперфосфатны 30- 40 г кертергә, ә язын азотлы ашламалардан 15-20 г мо­чевина кертәләр.
Дайкон якты көн озынлыгына таләпчән, аны шуңа күрә көннәр кыскара башлагач, тамыразыгы формалашу өчен уңай шартлар тугач, ягъни июльнең беренче яртысында чәчәләр. Әмма саклау өчен түгел, садә килеш кулланыр­га аны язын да чәчәргә мөмкин. Тик саклау өчен соң чәчү таләп ителә.
Чәчү алдыннан түтәлне яхшылап тигезлиләр һәм рәт араларын 40-45 см калдырып рәтләр (буразналар) сыза­лар. Ә рәттәге үсемлекләр арасын 25-30 см калдырып, 2-3 см тирәнлектә чәчәләр. Ә яз көне чәчеп үстергәндә, рәт аралары да һәм шулай ук рәттәге үсемлекләр арасы да 5 см га кимрәк итеп чәчелә. Чәчкәннән соң 5-6 көн үткәч, шытымнар чыга. Әгәр дә куе чәчелгән булса, бе­ренче чын яфрагы күренүгә үк сирәклиләр.
Дайконны теплицада да үстерергә мөмкин, анда да шу­шы ук технология кулланыла. Бу очракта инде уңышны иртә яздан алып көз беткәнче диярлек кулланырга мөм­кин.
Дайконны җыеп алуы читен түгел, чөнки аның тамыр­азыгының күпчелек өлеше җир өстенә чыгып үскән бу­ла: андыйларны йолкып кына алырга да мөмкин, әмма тирән күмелеп үскәннәрен казып алу зарур, югыйсә кыйм­мәтле тамыразык сынарга, җәрәхәтләнергә мөмкин.
Саклауга килгәндә, дайконны да, башка тамыразык­лар кебек үк, подвалларда яисә базларда саклыйлар, әм­ма алар озак сакланмый, шулай да 2-3 ай чамасы сак­ларга була, ә суыткычларга полиэтилен пакетларга тө­реп куйсаң, 1 ай чамасы сакларга мөмкин.
19 апреля 2015, 23:30
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 840
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)