Яшелчә өчен урын сайлау

Яшелчә өчен урын сайлау
Яшелчә үстерү өчен урын сайлау, билгеле, җиләк-җимеш бакчасына урын сайлауга караганда җиңелрәк. Шу­лай да бу очракта да урынны дөрес сайлау зур әһәмияткә и
я.
Яшелчә үстергәндә аның уңышына күптөрле фактор­лар йогынты ясый. Болар — туфрак составы, участокның нинди авышлыкта урнашуы, авышлыкка кояш нурла­рының нинди яссылыкта, кайсы яктан юнәлгән булуы, туфракның әчелеге һ.б. факторлар. Бигрәк тә рельефы тигез булган урыннарны, көньяк-көнбатыш, көнбатыш һәм көнчыгышка караган сөзәк битләүләрне сайлыйлар. Төньякка яисә турыдан-туры көньякка караган сөзәк бит­ләүләр яшелчә үстерү өчен бик үк кулай түгел. Туры­дан-туры көньякка караган сөзәк битләүләрдә кояш нык кыздыра, туфрак бик тиз кибә, шуңа күрә еш су сибәргә туры килә. Әгәр дә яшелчә бакчасы үзең яши торган урын­нан читтә — бакчачылык ширкәтләрендә урнашкан бул­са, бу өстәмә мәшәкатьләр тудыра. Аннары мондый бит­ләүләрдә туфрак кардан иртә арына һәм кабат кайткан суыклар нәтиҗәсендә көздән утыртып калдырган суган, сарымсак һ.б. культуралар, бакча җиләге туңарга мөм­кин. Билгеле, мондый участоклар кавын, карбыз кебек культуралар үстерү өчен кулай санала. Көньякка кара­ган сөзәклекләрдә алар үзләренә тиешле температураны тизрәк җыялар һәм иртәрәк өлгерәләр.
Сүз дә юк, аерым яшелчә бакчасы гына алган һәм яшел­чәләр генә үстергән бакчачылар сирәк. Чөнки барлык бак­чачылык ширкәтләрендә дә яшелчә бакчасы җиләк-җи- меш бакчасы белән янәшә урнашкан була. Ә каралты яны бакчаларында исә яшелчә бакчасы бәрәңге бакчасы­ның бер өлешен алып тора.
Билгеле, яшелчә, бәрәңге һәм җиләк-җимеш бакчаң да рәттән, ягъни янәшә булганда, бу бик кулай. Әмма элекке елларда җиләк-җимеш үстерү өчен бүлеп бирел­гән җир участокларының мәйданы бик кечкенә. Күп оч­ракта ул 3-4 сотыйдан артмый. Шунлыктан, мондый учас­токларда җиләк-җимешне дә, яшелчә һәм бәрәңгене дә гаиләгә җитәрлек күләмдә үстереп булмый.
Ким дигәндә бакчаның мәйданы 0,1-0,15 га булырга тиеш. Шуның 3-4 сотыен җиләк-җимеш, 3-4 сотыен яшелчә, ә калганын бәрәңге бакчасы итеп файдаланган­да иң отышлы санала, ягъни 4-5 кешедән торган гаиләне җитәрлек күләмдә яшелчә, җиләк-җимеш һәм бәрәңге бе­лән тәэмин итеп була.
Участокны үзләштергән беренче елларда яшелчәләрне гомуми бакчаның барлык буш урыннарына утыртырга мөмкин. Чөнки башта әле җиләк-җимеш агачлары бик кечкенә була, буш урыннар күп кала. Шуңа күрә ул урын­нарны вакытлыча яшелчә яисә бакча җиләге үстерү өчен файдаланырга кирәк. Әмма ничек кенә булса да, яшелчә үстерү өчен урын, ягъни яшелчә бакчасы, алдан план- лаштырыла һәм ул гомуми участокның яшелчә үстерү өчен иң кулай өлешенә урнаштырыла (рәс. I). Беренче­дән, яшелчәләрне җиләк-җимеш агачлары, куаклар кап­ларлык, күләгәләрлек булырга тиеш түгел; икенчедән, чәчү әйләнеше булдыру өчен, яшелчә бакчасын аерым- аерым кишәрлекләргә бүләргә кирәк; өченчедән, яшелчә бакчасының чикләренә бер рәт итеп карлыган яисә кура җиләге куакларын урнаштыру кулай санала: бер яктан, ул җанлы койма ролен үтәсә, икенче яктан, бу төр куак­лар карны күп итеп тотарга мөмкинлек бирә; дүртенче­дән, бакча җиләген чәчү әйләнеше составында яшелчә бакчасында урнаштырсаң, отышлырак санала. Дөрес, бак­ча җиләген җиләк-җимеш бакчасында да үстерергә мөм­кин, әмма аны күпчелек бакчачылар чәчү әйләнешенә кертеп, яшелчә бакчасы составында үстерәләр. Бу дөрес тә. Чөнки болай эшләгәндә без авырулар, корткыч бө­җәкләргә каршы да көрәшәбез дигән сүз. Аннан соң бу очракта бакчадагы туфракның туклыклы матдәләргә берьяклы гына ярлылануына урын калмый. Гомумән, ка­ралты яны бакчаларында һәм бакчачылык ширкәтләрендә яшелчә утырту участогын түбәндәге рәвештә урнашты­рырга мөмкин (рәс. I). Шулай итеп, яңа җир участогы алгач, иң беренче чиратта, анда җиләк-җимеш культура­ларын гына түгел, ә яшелчәләрне ничек итеп урнашты­руны да хәл итегез. Моның өчен, билгеле, башта булачак бакча участогына йогынты ясый торган табигый шарт­ларны, туфракны, рельефны өйрәнегез, аннары, шулар- ны исәпкә алып, бакчаны урнаштыруның төрле-төрле схе­малары белән танышып чыгыгыз. Участокны җентекләп күзәткәннән, өйрәнгәннән соң, нинди культураларны, ни­чек, кайда утыртуны планлаштырыгыз. Участокны ях­шылап тәртипкә китерегез: тигезләгез, таш, чүп-чардан чистартыгыз. Аннары, туфракны казыр алдыннан һәр сотыйга 0,7-1,0 тонна исәбеннән тирес, торф яисә компост кертергә, әгәр дә туфрак әче булса, һәр сотыйга 10-40 кг исәбеннән (туфракның әчелегенә карап) известь кертергә кирәк.
Әгәр дә шушы участокта җиләк-җимеш бакчасы да урнаштырырга планлаштырасыз икән, ул чагында нин­ди җиләк-җимеш культуралары утыртырга, аларны ни­чек урнаштыруны хәл итәргә, аннан соң яшелчә бакчасы урынын билгеләргә (бакча җиләген утыртуны да кертеп) кирәк, аннары чәчәклек урынын калдыруны да истән чы­гармагыз. Үзеннән-үзе аңлашыла: бакча йортын (рәс. II), сарай, беседка, парник һәм теплицаны, компост урыны һәм бәдрәфне урнаштыру урыннарын планлаштыру та­ләп ителә. Берсе дә онытылмасын. Билгеле, бакча йор­тын төзү схемалары белән дә таныш булырга кирәк(рәс. III). Болар турында «Ямь һәм тәм, яки Безнең бак­ча» китабында җентекләп язылды, шуңа күрә биредә ба­ры тик искә генә төшереп үттек, чөнки сүз яшелчә бак­часы турында гына бара. Иң мөһиме, яшелчәләр утырту өчен участок гомуми җиләк-җимеш һәм яшелчә бакча­сының көньяк өлешендә, җиләк-җимеш агачлары күлә­гәләми торган урында булырга тиеш.

Яшелчә өчен урын сайлау фото 2
Яшелчә өчен урын сайлау фото 3
Яшелчә өчен урын сайлау фото 4
19 апреля 2015, 23:25
Источник: Фарсель ЗЫЯТДИНОВ "Ямь тәм һәм яшелчә бакчасы" китабыннан
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 963
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)