Гөмбә сезоны ачык!

Гөмбә сезоны ачык!
Гөмбәне дөрес җыегыз, алданмагыз.

Көтеп алынган гөмбә җыю сезоны ачылып китте. Кичә төне буе яуган яңгырдан соң, бүген урман полосаларында кеше бик күп күренде.

Гөмбә җыерга ярата торган кеше гөмбәне һәр табигать фасылында таба ала. Ләкин чын гөмбә сезоны ул – җәйнең ахыргы айлары.

Кайсы айда, нинди гөмбәләр үсә икән соң?

Март һәм Апрель — бу айда гөмбәләрне табып булмый әле.

Май — гөмбәләр барлыкка килә башлый. Иң беренчеләрдән булып май гөмбәсе белән

каен гөмбәсе чыга.

Июнь — бу вакытта гөмбәләр күбәя: майлы гөмбә, ак гөмбә, усак, каен гөмбәләре.

ИюльАвгуст - бу айларда гөмбә саны шактый арта: 120 дән артык гөмбә барлыкка килә.

Август, Сентябрь, Октябрь – кышка жыйган гөмбәләрне әзерләу айлары.

Ноябрь — бу айда бөтен алдагы айларда язылган гөмбәләрне табып була.

Ничек алданмаска?

1) Гөмбәгә барганда синең белән пычак яки пәке, кәрзин, сумка яки рюкзак булырга тиеш.

2) Урманда йөргәндә җайлап-әкренләп бөтен җирне тикшереп йөрергә кирәк.

3) Гөмбәнең ашый, үзең таный торганын гына җыярга кирәк

4) Таныш булмаган гөмбә янына якын килмәвегез яхшырак

5) Беркайчан да чи булган гөмбәләрне кабып-татып карарга ярамый!

6) Гөмбәнең яшьләрен җыерга кирәк, чөнки картларында начар матдәләр була ала.

Уңышлар Сезгә, минем статьям файдалы булыр дип ышанам!

21 июля 2015, 19:24
Автор: Алина
Просмотров: 1250
Версия для печати
Поделиться:

ссылки по теме

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)