Аллерген компьютер

Аллерген компьютер
Швеция галимнәре компьютерларга бәйле тагын бер тискәре эффектны ачыклаган. Тик бу юлы сүз электромагнитлы нурланыш турында бармый.

Мониторлар һәм компьютер техникасының пластмасса корпуслары төрле аллергик реакцияләр, дерматит һәм баш авыртуы китереп чыгарырга сәләтле зыянлы матдә бүлеп чыгара икән. Ул — трифенилфосфат — техниканы ут кабудан саклый, әмма үзе пластмассадан бик актив парга әйләнә икән. Монитор корпусы җылынганда, химикат бүленеп чыгу тагын да арта, туктатканнан соң да 180 сәгать буе парга әйләнүен дәвам итә. Зур тупланмада трифенилфосфат мускуллар параличы китереп чыгарырга да сәләтле. Агуланмас өчен бер генә юл кала — офисны әледән-әле җилләтеп торырга кирәк.

28 июля 2015, 18:13
Автор: Сезнең Балтачлы
Просмотров: 790
Версия для печати
Поделиться:

Комментарии:



Зарегистрируйтесь или войдите, чтобы оставить комментарий (сейчас комментариев: 0)