|
| Балтачта
|
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-
|
|
|
Белем бәйрәме белән!
|

1 сентябрь – яңа уку елы башлану көне генә түгел, ә бар халык өчен белем бәйрәме дә. Балаларын җитәкләп беренче сыйныфка илтүче әниләрдән алып, "Кызым, тырышып укы!" - дип, студентка кызларын югары уку йортларына илтеп куючы әтиләргә дә зур бәйрәмдер бу.
Белем алу элек-электән беренче планга куелган. Хәзер бигрәк тә, заман алгарышка ярашлы кадрлар таләп итә. Шул уңайдан барлык райондашларны 1 сентябрь, яңа уку елы башлану белән котлыбыз.
Студент дусларыбызны да читтә калдырасыбыз килми. Аларга да үзләре сайлап алган югары уку йортларын уңышлы гына тәмамларга язсын. 11 ел буе мәктәп бусагасын таптап алган беләмнәре кирәге чыгар дип ышанып калыйк.
[2010-09-02]
|
|
Конкурс белән газета!
|

Инде күргәнегезчә район буенча Эпицентр үзенең газетасын таратты. Һәм шулай итеп кечкенә генә конкурс...
Шул газетадан хаталарны табырга кирәк. Әгәр күзегезгә берәр хата чалынган икән, ВКонтакте битенә язып калдырыгыз. Газетадан иң күп хата табучыга бүләк каралган.
Газетаны почта ящикларыннан карагыз яки электрон вариантын үзегезгә саклый аласыз.
Уңышлар теләп калабыз!
[2010-08-31]
|
|
Тонировканы салдыру җиңел эш түгел...
|

Законсыз рәвештә тонировкалауга каршы көрәшнең беренче аенда Татарстанда күп кенә автомобильләрнең тонировкасы салдырылды. Аларның иң күбе - Казанда. Инде менә икенче аена аяк бастык. Машина хуҗаларына тоткарланган урында ДАИ хезмәткәрләренең җентекле күзәтүе астында тонировканы салдырудан тыш, штраф та түләргә туры килә. Дөрес, аның күләме нибары 100 сум.
Искәртеп узабыз, ТР буенча ЮХИДИ идарәсе бу айлыкны 10 июльдә игълан итте. 23 сентябрьдән хокук бозулар турындагы РФ Административ кодексына төзәтмәләр үз көченә керә, алар автомобильнең алгы һәм ян тәрәзәләрен тонировкалаган өчен штрафны 500 сумга кадәр арттыра.
[2010-08-15]
|
|
Төтен, әйе тагын килде...
|

Районыбызга зур төтен килде. Мәскәүлеләрнең смог дигәннәре безнең өчен чүп кенә: берничә метрда берни күренми. Кайбер мәгълүматларга караганда, Мари ягында урманнар яна. Балтач бу республикага иң якын урнашкан булганга аеруча зур зыян курә. Шулай ук буген узәк каналлар "Мари Эльда ситуация яхшырды, гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу республиканы уз контроленнән алды" дип хәбәр итте. Иртәрәк тугел микән?
Фотолар карыйбыз!
Балтач төтендә!
[2010-08-12]
|
|
«ТРОЙКА» – БАЛТАЧТА ИҢ АРЗАН ҺӘМ СЫЙФАТЛЫ ТАКСИ
|

Элек такси байлар транспорты саналган булса, бүген аның белән һәркем файдалана. Бигрәк тә район җирендә кирәк ул. Чөнки шәһәрдәге кебек трамвай-троллейбус, маршрутлы автобус юк монда. Балтачта инде шактыйдан “Тройка” таксие эшләп килә. “3” саны элек-электән бәхет һәм уңыш саны саналган. Бүген дә шулай.
Каядыр уңышлы гына барып җитим дисәң, телефоныңда 26 һәм 333 дип басасың да, санаулы минутларда шакмаклы такси килеп җитә. Үзәккә базарга төшәсеңме, “Поле чудес”ка кунакка чакырдылармы, Кара күлдә су коеныргамы исәп – “Тройка”га шалтырат. Балтач эчендә йөрү бәясе нибары 30 сум.
[2010-08-10]
|
|
РАМАЗАН АЕ МӨБӘРАК БУЛСЫН!
|

Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Барлык тормышны, һәрнәрсәне юктан бар кылган Аллаһы Тәгаләгә мактау-данлауларыбыз, бәндәләрнең иң сөеклесе Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләмгә хәер-догаларыбыз булса иде.
Әлхәмдү лилләһи раббил-галәмин, ел буе зарыгып көтеп алган мөкатдәс аебыз, ураза тотар көннәребез дә килеп җитте. Иртәнге фазыйләтле сәгатьләрдә сәхәр ашар, мул табыннарда ифтар кылыр, мәчетләрдә рәт-рәт тезелеп тәравих намазларын укыр, бер-беребезгә мәрхәмәтле булыр вакыт килде.
[2010-08-10]
|
|
Иң соңгы фикерләр...
|
|
она \20:11 03.09.10\
...тройканын таксистлары **рлар...куз алдыннан бер итэкнедэ калдырмыйлар..
укырга...
|
|
Зәлия "Хезмәт" \20:43 01.09.10\
...Эльмира, рәхмәт котлавыңа. Әгәр син әйткән хәбәрләр белән таныштырып бара алсалар, афәрин. Ләкин аның өчен башта газетны гамәлгә куяргә кирәк, әлегә ул легаль булмаган рәвештә дөнья күрә. "Хезмәт"нең киләчәге
укырга...
|
|
Эльмира \19:34 01.09.10\
...Беренчедэн, сэлам, Зэлия)). Дипломлы булуын белэн. ......Эпицентр газетын оештыручыларга афэрин! Куптэн кирэк иде. ......""Хезмәт"кә "Эпицентр" көндәш була алмый, чөнки алар икесе-ике юнәлештәге басма. Шуңа да реклама тибындагы "Эпицентр" белән район газеты "Хезмәт"не бутамасагыз иде." дигэн сузлэр белэн могу поспорить. Газетанын
укырга...
|
|
Зәлия "Хезмәт" \18:25 01.09.10\
...Ранил, беренчедән зинхар исемне дөрес язарга өйрән әле. Икенчедән, мин сиңа андый хатларны бирә алмыйм. Өченчедән, алар юк та әле. Бөтен әйберне монда сөйләшеп булмый, Маратта "Эпицентр" минем телефон номеры бар, ал да, шалтырат әле лучше.
укырга...
|
|
|
|
|
Белдерүләр
|
Язучы: Ильяс
Туйларны видеога, фотога төшерү. Фотокнига - бүләккә!Бэяләр 5300 сумнан башлап.
Килегез - Арча базары №2(Эльдарадо янында), шалтыратыгыз - 8 917 921 98 28 |
Язучы: "НоутбукофФ" ЗАО
Ищем продавцов-консультантов (22-35л) 8-937-284-74-71, omorozova@prg.ru
|
Язучы: Рамиль
2 комнатный квартирага 1 кеше кирэк бэясе 2500 Приволжский район,павлюхина урамы...
Тел:89274225097 |
Язучы: Ренат
Ищу работу .... |
Язучы: Эрвина
Өй сатыла Чепья авылында. Тел. 89172325032 |
Язучы: Айдар
Биш булемнэн торган стенка сатыла 2-51-64 |
Язучы: Гульнара
Кыйммэт тугел бэядэн, яхшы хэлдэге пианино сатып алам!
телефон: 89173933417. |
Язучы: Фаяз
Бэрэнге, килосы 6 сумнан. Куп кулэмдэ блганда килешербез. к.т.: 89196233633 |
Язучы: Марат 8-9196969056
http://vkontakte.ru/album9587359_116451149 |
Язучы: Ильяс
Туйларны видеога, фотога төшерү. Фотокнига - бүләккә!
Килегез - Арча базар №2(Эльдарадо янында), шалтыратыгыз - 8 917 921 98 28 |
Язучы: Эльмира
Балтачта квартира сатып алам.Тел.89178542122. |
Язучы: Рустем.
Бик яхшы хэлдэге 2004 елгы Ваз 21074 зэнгэр тостэ бэясе 80 мен сум тел. 89375270922 |
Үзегезнең белдеруегезне монда күрәсегез килсә, урнаштырыгыз! Бушка!
Әмма мин үзем Сатам.руга куер идем!
|
|
Яңалыклар кыскача
|
|
[2010-09-01] Быел республикада беренче сыйныфка 37 356 бала бара. Шуның 7 633е (барлык беренче сыйныф укучыларының 20,4 проценты) социаль ярдәмгә мохтаҗ. Яңа уку елы башланганчы, ярдәмгә мохтаҗ бу балаларның барысына да ярдәм күрсәтү бурычы куела. 7 633 укучының 3 966ы – аз керемле, 240ы - әти-әниләре инвалид булган, 269ы - имин булмаган, 230ы – опекунлы, 1 966сы күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнә.
 |
tatar-inform.ru
©Baltasi.ru
|
[2010-08-31] Республика районнарында җитештерүчеләр, Казан базарлары директорлары авыл хуҗалыгы продукциясен күпләп сатучыларга кыйбатрак бәягә сатарга тыю кирәклеге турында хәбәрдар. Кайбер азык-төлек продукциясенә билгеле-бер бәяләр билгеләп куелган. Мәсәлән, карабодайның 1 килограммы базарда – 35 сум, бәрәңге – 17, суган – 12, шикәр – 31, сөтнең бер литры 15 сумга сатылырга тиеш. Әгәр казанлылар аларны кыйбатрак бәядән сатучыларны күрсә, 221-77-71, 296-37-60 һәм 221-76-21 телефоннарына шалтыратып әйтергә тиеш.
 |
tatar-inform.ru
©Baltasi.ru
|
[2010-08-30] Ким дигәндә биш миллион тонна уңышка өмет итеп башланган икмәк өчен көрәш ахыр чиктә республика буенча 700 мең тонна ашлык җыеп алу белән тәмамланды. Татарстан үз тарихында бу кадәрле кыенлыклар кичергәнен хәтерләми. Казахстаннан кадәр салам ташыткан 1981 елда да уңыш бер миллион сигез йөз мең тонна иде.
 |
Матбугат
©Baltasi.ru
|
|
|
|
|
|
|